Әтнә таңы

Беларус белгече киңәшләре

Районга ерак Беларус Республикасыннан терлекчелек буенча консультант килде.

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы министрлыгы, үзебезнең төрле төбәкләрдән, шулай ук чит илләрдән дә белгечләр җәлеп итеп, ел саен терлекчелек буенча махсус укулар оештыра.

Реклама

            Быел анда районнарның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм зоо­техниклары бу өлкәдәге белемнәрен ныгытты. Терлекчелектә безнең районга хас бер үзгәлек бар – гел яхшыга, яңалыкка омтылабыз. Шул уңайдан анда катнашкан чит ил белгечен кунакка чакырганнар. Александр Лопатко әлегә үзе килмәде, аның каравы консультант Дмитрий Кириленко килде; күмәк хуҗалыкларда булып, терлекчелек халәте белән танышты, үз киңәшләрен бирде. Аның белән очрашып, бу хакта үзеннән дә сораштык.
– Мин бирегә консультант буларак, киңәшләр бирергә дип килдем. Районның терлекчелек өлкәсендәге җитәкчеләре белән бергә күмәк хуҗалыкларда булдык, әллә ни зур хаталар күренмәде, – диде ул.
Әмма вак кимчелекләрне санап узды. Әйтик, “Саламны ваграк итеп туратырга кирәк”, “Кайбер терлекләрдә артык ашату сизелә”, “Фуражны һәм шротны метотоксинга тикшерү зыянлы булмас”, дип билгеләде. Гомумән алганда, терлек тәрбияләү шартларының Беларус Республикасындагыдан аермалы булуын ассызыклады. Шунда ук: “Монысы аңлашыла да, табигать шартлары шактый аерыла шул”, – диде. Аеруча сөтнең соматикасына, аксымнарга һәм майлылыкка игътибар итү мөһимлеген дә әйтеп узды.
Зур кимчелекләр тапмавына гаҗәпләнерлек тә түгел. Бездә ул фән нигезендә, заманча һәм зур адымнар белән алга бара. Биредә бездәге барлык хуҗалыкларның диярлек нәселле терлек тәрбия­ләүче исемен йөртүне дә әйтергә кирәк. Дөрес, әлегә ул “Дусым”да юк. Ә бит, элегрәк республиканың “Элита” токым предприятиесе “Дусым”нан үгез сатып алып, бөтен Та­тарстанга тарата иде. Шун­да ук районның рес­публикада тоткан урынын тагын бер тапкыр күрсәтеп узыйк. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән оператив мәгълүматлар буенча, 15 ноябрьгә көнлек тулай савым 231,2 тонна, узган елга карата 126 % тәшкил итә. Былтыргыдан 47,2  тоннага күбрәк. Ай башыннан исәпләсәк – 3 тоннага һәм алдагы көннән 0,6 тоннага артык. Әлегә иң күп көнлек тулай савымны Кукмарада алалар, биредә ул 270 тонна. Бер сыердан сауган тәүлеклек савым буенча Әтнәгә җитүче юк, район буенча 28,5 килограммга җитте. Бу күрсәткече белән икенче урында Кукмара районы бара, анда – 23,7 килограмм.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: