Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Бер юлда –10 торба “ – Кызыл Утар юлы

Кышлау белән Кызыл Утар арасындагы юлга да комлы-ташлы катнашма җәелә.

     Бу юнәлештә эш бара, биредә үзебезнең Әтнә юл оешмасы хезмәткәрләреннән тыш, субподряд нигезендә тагын берничә оешма эшли. Эш барышы белән танышып кайттык.


“Татавтодор”ның Арча филиалы Әтнә участогы егетләре мастер Айрат Ганиев җитәкчелегендә су җыела торган урыннарда дамба аркылы зур диаметрлы торбалар урнаштыралар иде.
– Менә чираттагысын урнаштырабыз. Бу юлга барысы 10 шундый торба салына. Торбалар яңа төрле – “гофрированный”. Кызыл Утар авылы эчендә – 6, трассада 3 торба булачак. Тагын берсен Кышлау авылы янындагы машина-трактор паркына керә торган урынга урнаштырабыз, – диде мастер.
25 июльгә юлчы егетләр әлегә урнаштырмаган 2 торба гына калып бара иде. Моннан тыш, дамба аша газ линиясе узган булса, өстенә “Юл плитәләре” дә салалар. Әйтүенчә, алар берничә урынга салыначак. Соңыннан юлны асфальтлауны да башкарачаклар. Хәер, инде хәзер үк дамба өстеннән курыкмыйча йөрерлек, тигезләгәннәр һәм таш түшәгәннәр. Яр Чаллыдан килгән оешма кирәк урында дамбаны күтәртеп, дамба өстендәге һәм ян-якта үсүче агач үсентеләрен төпләп чыккан. 
Янә бер оешма авыл эчендә күпер салып ята. Анысын да әзер дияргә була инде. Монысы буенча оешма бригадиры Җамал Касыймовтан сораштык.
– Бу күперне бер ай тирәсе төзибез инде. Безнең бригада әллә ни зур түгел, – ди ул. – Тиздән тулысынча әзер булыр, мөгаен. Күпернең озынлыгы 35 метр тәшкил итә.
Шунда ук тагын бер оешма дамбаның ике ягыннан су агар өчен улак лар урнаштыра. Анысы белән оешма мастеры Искәндәр Сабирҗанов таныштырды.
– Такталар белән чикләп, вак таш салып бетонлыйбыз, эш бик зур күләмле. Менә бүгенгә тиешленең 70 % тирәсен эшләдек инде. Авыл эчендә генә улак урнаш тыру эшләре километрдан артыкка чыга, – ди ул.
Кыскасы, эш дәвам итә. Бу юлның начар вакытын күпләр хәтерлидер. Кайвакыт җиңел машина белән үтеп булмый иде.

    Ышанасы да килми... Әмма юлның бүгенге халәтен һәм төзәтү-ремонт эшләре барышын күргән хәлдә, тиздән бу юл районда иң яхшыларның берсенә әйләнәчәк. Шулай булсын иде.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев