Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр - “Без күп, без көчле”

Агымдагы елның 4 нче августыннан 7 нче августына кадәр мәркәзебез Казан дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәгән ул һәм кызларын үзендә кунак итте. "Без күп, без көчле" дигән девиз астында җиденче тапкыр уздырылучы Бөтендөнья татар яшьләре форумында төрле илләрдән һәм Татарстаннын үзеннән 600 гә якын делегат катнашты. Алар арасында мин дә...

Агымдагы елның 4 нче августыннан 7 нче августына кадәр мәркәзебез Казан дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәгән ул һәм кызларын үзендә кунак итте. "Без күп, без көчле" дигән девиз астында җиденче тапкыр уздырылучы Бөтендөнья татар яшьләре форумында төрле илләрдән һәм Татарстаннын үзеннән 600 гә якын делегат катнашты. Алар арасында мин дә бар идем...

Татар халкы һәрвакыт килгән кунакларын ачык йөз белән каршы алырга гадәтләнгән. 4 нче август көнне Казан да безне әнә шулай, нәкъ үзебезчә каршы алды. Иртәнге сәгать сигездә мәркәзебезнең Карл Маркс урамында урнашкан Бөтендөнья татар конгрессы бинасы каршында төрле илләрдән килгән татар яшьләре үзара танышып регистрация вакытын инде көтәләр иде. Уңышлы гына регистрация узгач, безне атвобуслар белән Универсиада авылына урнашырга озаттылар. Ул көнне без мәркәзебезнең милли мәдәни үзәгендә урнашкан "Казанның 1000 еллыгы"на багышланган музейда булырга, бер-беребез белән уеннар аша танышырга һәм кич белән альтернатив татар музыкасын концертында да булырга өлгердек.

5 август көне - эшлекле көн иде. Иртән Корстонда форумның ачылу тантанасы узды. Пленар утырышта парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Казахстанның татар һәм башкорт ассоциациясенең яшьләр оешмалары рәисе Элина Паули катнашты. Төшке аштан соң Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан үткәрелгән биш "Акыл фабрикасы" булып узды. Ул Россиядә беренче күмәк проектлар сессиясе иде. Чарада 60 команда катнашып 500 кеше фикер алышты. "Тарих һәм туризм", "PR һәм журналистика", "Мәгариф һәм тәрбия ", "Татар теле һәм интернет", "Этномәдәни проектлар"секцияләре буенча берләшеп, без үз проектларыбызны тәкъдим иттек. Ә кич белән безгә җырчы Алинә Шәрипҗанова һәм композитор Эльмир Низамов искиткеч матур "Калеб" кичәсе тәкъдим иттеләр. ("Калеб" - ул яңа буын җыены. Яшь җырчылар, язучылар, шагыйрьләр һәм гомумән, талантлы яшьләр ул җыенда катнашучылар).

6 август көнне без, делегатлар, Бөтендөнья татар яшьләре форумын киләсе ике ел дәвамында җитәкләячәк кешене сайладык. Ул - Тәбрис Яруллин. Форум белән ул ике ел дәвамында уңышлы гына идарә итеп килә иде инде. Көннең икенче яртысында без кунактан кунакка - Арча районына юл алдык. Монда без Кырлай авылында урнашкан Г.Тукай музее белән таныштык. Танышу гынамы соң, Г.Тукайның әкиятләреннән өзекләр интерактив рәвештә тәкъдим ителгән иде, шунда без дә катнашып рәхәтләнеп ял иттек. Ә аннары данлыклы "Арча кичләре" ндә катнаштык. Күп кенә чит төбәкләрдән килгән татар яшьләре өчен бу көтелмәгән бүләк иде: алар бик теләп татар халкының Сабантуйда уйнала торган милли уеннарда катнашып бүләкләр оттылар, сәхнәдә үзләре белән алып килгән җыр һәм биюләрен дә тамашачыларга күрсәтергә онытмадылар. Бик күңелле очрашу иде бу.

7 август - форумның соңгы көне булуга карамастан, оештыручылар безне кабат шаккатырдылар: ияләшеп җиткән зур автобусларга утырып без иртән иртүк изге Болгарга юл тоттык. Тарих белән очрашу, изге урннарда булу һәм борынгы корылмалар белән танышу барыбыз өчен дә бик дулкынландыргыч булды. Форум ел саен Кабан күле янында уздырылучы "Печән базары" дип исемләнгән фестиваль белән тәмамланды.

Форумнан мин күтәренке хис белән кайттым. Туган туфракларыннан аерылып ерак җирләрдә яшәүләренә карамастан, тамырларын, телләрен онытмаган, татар булулары белән горурланып яшәүче яшьләргә карап чын йөрәктән шатландым. Әйе, чынлап та, без күп, без көчле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев