Әтнә таңы

Безне дә искә алдылар

Матбугат көне уңаеннан газетабызның биш хезмәткәре район хакимиятенең "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде. Һөнәри бәйрәмебез ел да кабатлана, үзебезчә билгеләп, мөмкинлеккә карап хәбәрчеләребезне зурлап үткәреп җибәрә идек бу көнне. Быел да әллә нигә өметләнмәдек, гадәти эш көненең төштән соңгы өлешен, бәйрәмгә багышларга булдык. Адәм баласының ял итәргә дә хакы бар, ә...

Реклама

Матбугат көне уңаеннан газетабызның биш хезмәткәре район хакимиятенең "Рәхмәт хаты" белән бүләкләнде.

Һөнәри бәйрәмебез ел да кабатлана, үзебезчә билгеләп, мөмкинлеккә карап хәбәрчеләребезне зурлап үткәреп җибәрә идек бу көнне. Быел да әллә нигә өметләнмәдек, гадәти эш көненең төштән соңгы өлешен, бәйрәмгә багышларга булдык. Адәм баласының ял итәргә дә хакы бар, ә ялны иҗат кешесенә табигать кенә бирә ала. Ерак бармадык, Олы Әтнә плотинасы бар, киттек. Авылыбыз эчендә шундый матур урыннар барын да белми эшләп, яшәп ятабыз икән. Андагы матурлык, андагы рәхәтлек. Кошлар сайрый, менә кайда ул ял, чит төбәкләрен бер кырыйда торсын...
Шул күркәмлеккә без көтмәгән, хәтта уебызга да кереп чыкмаган тантаналы өлеш тә өстәлде. Район советы рәисе урынбасары Айрат Кваюмов килеп, коллективыбызны Татарстан матбугаты көне белән котлады. "Газетабыз эчтәлекле, кызыклы, халыкчан... Рәхмэт хезмәтегез өчен, киләчәктә дә бергә шулай матур итеп эшләргә язсын",- диде ул. Күңел күтәрелергә анысы да җитәр иде, җитәкчеләрдән көн дә ишетә торган сүз түгел. Тик Айрат Фәнил улы дәвам итеп, редакциябездә озак еллар эшләгән биш кешегә - Раузалия Хәбибуллина, Сүрия Мингатина, Хәмит Бадиков, Хәйдәр Гарипов, Нурия Фәйзрахмановага район хакимияте башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улының имзасы куелган "Рәхмәт хаты"н, коллективның һәр кешесенә Абдуллаҗанов кибетенең сертификатын тапшырды. Рәхәт булып китте...
Иҗат кешесе кыска гомердә үзен раслап, яки инкарь итеп өлгерә. Журналист хезмәте дә шундый. Я аның хезмәтен кабул итәләр, я юк. Ә "Әтнә таңы"на укучыларыбыз битараф түгел. Менә шул югарылыкта кала алсак иде. Моның өчен тиражыбызны сакларга, ә анысы өчен укучыларыбызның бездән аерылмавы кирәк. Моңа кадәр бергә булдык, моннан соң да бергә булсак иде!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: