Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Безне мактыйлар

Татарстанда кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле. Зәй, Актаныш, Әтнә, Балтач районнары - техника әзерлеге буенча үрнәк. (Казан, 16 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда язгы чкыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының...

Татарстанда кыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле.

Зәй, Актаныш, Әтнә, Балтач районнары - техника әзерлеге буенча үрнәк.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда язгы чкыр эшләренә техника әзерлеге буенча алдынгы һәм артта калган районнар билгеле. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механизация бүлеге башлыгы Ришат Булатов әйтте.

"Язгы чәчүгә техника әзерлеге буенча Югары Ослан районы иң арткы урында. Район тракторлар әзерлеге буенча 76 процентны тәшкил итә. Бигрәк тә Югары Осландагы "Кызыл Шәрык" җәмгыяте оешмалары нык калыша. Бүгенге көнгә җәмгыятьнең 30 процент техникасы гына язгы кыр эшләренә әзер", - диде бүлек башлыгы.

Техника әзерлеге буенча лидер районнар дип, Ришат Булатов Зәй, Актаныш, Әтнә, Балтач районнарын аерып күрсәтте.

Исегезгә төшерик, "Татар-информ" алдарак Татарстанда 98 процент техника язгы кыр эшләренә әзер дип язган иде.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/16/162123/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев