Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Безнең заман" - Әтнә җиңүчеләре!..

 26-27 октябрь көннәрендә Әтнә яшьләре башкалада узган бәйгедә катнаштылар.

Казанда эшче яшьләр иҗаты  "Наше время - Безнең заман"  VII ачык республика телевизион фестивале  узды.  Әлеге фестиваль  ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы теләктәшлегендә үткәрелде.

 "26-27 октябрь көннәрендә Казанның Копылов урамында урнашкан  «Ленин» мәдәният йорты  гөрләп торды", -  диләр катнашучылар. Иҗади эшләүче яшьләр жюри әгъзалары хөкеменә үз номерларын тәкъдим итеп кенә калмыйча, түгәрәк өстәл артында узган  мастер-классларда катнаштылар.

Беренче көнне, 26 октябрьдә бу бәйгегә районнан ике кеше барды: "Изгелек" социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең бухгалтеры Шакирова Гөлназ Рубис кызы "Хореография" номинациясендә  чыгыш ясады.

Шулай ук Олы Мәңгәр мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Галләмова Альмира Альберт кызы да катнашты. Ул музыка юнәлешендә чыгыш ясап, "Бөрлегән" татар халык җырын башкарды.

Бүген, 27 октябрьдә, бәйгегә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре  Илназ Айдар улы Мәүлетов барды. Ул Сергей Есенинның "Письмо к женщине" дип исемләнгән шигырен сөйләде.

Иң куанычлысы, алар өчесе дә Дипломнар белән бүләкләнеп кайттылар. 

Ә. Мөхәмәдҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев