Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бүген "Бриллиант" һәм "Алтын туйларын" билгеләп үтүчеләрне котладылар

8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

Бу көнне социаль челтәрләр гаилә фотолары белән тулы. Шунысы шатландыра, араларында олылар да, яшь гаиләләр дә бар.

Райондашлар! Сезнең барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, гаилә иминлеге, озын гомер телибез. Гаиләләрегездә бик-бик бәхетле, кирәк һәм сөекле кешеләр булып яшәгез. Кайгы-хәсрәт Сезне һәрчак читләп үтсен.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында гаилә көнен билгеләп үттеләр. 60 ел гөмер иткән Фәймә һәм Әхәт Әхмәтшиннарга "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырдылар. Ә 50 ел гомер иткән парларга район башлыгы Габделәхәт Хәкимов исеменнән рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев