Бүген Әтнә елгасы яр буйларында - Өмә!
Ишетмәгән, белмәгән булсагыз, бу изге, саваплы эшкә кушылырга ашыгыгыз!
Бүген иртән районыбыз оешмаларында эшләүче ир-атлар, балта-пычкы алып, Әтнә елгасының үзәктәге күпер тирәсенә җыелып, бик зур, хөрмәткә лаеклы саваплы эш башлап җибәрделәр.
Алар өмә ясап, Әтнә елгасының яр буйларын чүп-чардан арындырачаклар. Корыган агачларны чабып, су буйларын чүп-чардан чистартачаклар.
- План буенча Олы Әтнәнең плотинасыннан алып Чәбегә кадәрге аралыктагы су буе җыештырылырга тиеш. Аллага тапшырып башлап карадык, су буеның кайсы җире ни күрсәтер, кереп була торганы, булмаган җирләре дә бар. Ир-егетләрнең кәефе шәп, үзебезнеке, чиста булсын, дип эшлиләр. Иртән яңгыр сибәләп торган иде, көне дә ачылып китте...- ди Олы Әтнә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Мөхәмәдҗанов.
Беррәттән авыл урамнары да җыештырыла. Һәркайсыгыз үзегезнең капка алларын чүптән, узган елгы үләннәрдән арындырсагыз яхшы. Байтак кеше бу эшне башкарып чыгып, бакчадагы куаклыкларны аралап, корыгын ботакларны, искеләрен чабу эшенә тотынды. Ә ботаклар белән нишләргә дисезме?
- Күп булмаса, көлтәләп бәйләп чүпкә чыгара аласыз. Бу күп булмаса гына, инде чапкан ботакларның ише күп икән коммуналь хуҗалыкка әйтеп, трактор куйдыра аласыз. Моны урамдагы ике-өч хуҗалык бер булып куйдырып була, арзанга чыга - ди авыл җирлеге җитәкчесе.
Әле безнең зиратларыбыз бар. Кардан ачылып киләләр. Елдагыча быел да зиратларда өмә уздырылачак. "Менә шул өмәләргә кадәр үзегезнең якыннарыгызның каберлекләрен чистартып куйсагыз, шәп булыр иде", -диләр җитәкчеләр.
Алайса өмә ясап чистартабыз, артыннан каберлектәге чүп-чар чыгарыла да зират эчендә кала. Җил тузгыта башлый.
Мондый чистарыну районыбызның һәр авылында бара. Алла ярдәм бирсен, туган якта үзебез яшисе. Чиста, матур булса, үзебезгә күңелле.
Сүрия Мингатина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев