Әтнә таңы

Бүген Әтнә театры "Коляда-plays" Халыкара театр фестивалендә чыгыш ясый

Бүген Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры коллективы, аның артистлары, ахыр килеп барыбыз өчен дә истәлекле, дулкынландыра торган көн...

Бүген кич Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары "Фронтовичка" спектаклен (16+)  "Коляда-plays" Халыкара театр фестивале кысаларында Екатеринбург шәһәрендә күрсәтәләр. Спектакльнең режиссеры - Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры режиссеры Илсур Юлай улы Казакбаев.

Спектакльдә төп рольне  - Небылица ролен Рәзинә Мөхлисуллина башкара. Спектакльне "Золотая маска" эксперты Оксана Кушляева да тамаша кылачак.

"Фронтовичка" спектакле "Золотая маска" премиясенең Lond List ына кертелгәнен хәбәр иткән идек. Әлеге уңышның масштабын күзаллау өчен берничә цифрны китерү дә җитә. Фестиваль экспертлары 215 шәһәрдән 722 заявка арасыннан 81 спектакльне сайлап алган.

Халыкара театр фестивалендә чыгыш ясаучы Россиянең иң зур, абруйлы шәһәрләре театр коллективлары арасында - авылда урнашкан театр коллективы бердәнбер һәм ул безнеке- Әтнә театры!

Реклама

Уңышлар телибез Сезгә!

Фото: https://www.business-gazeta.ru/article/444734

һәм https://vk.com/club15547724

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: