БҮЛӘККӘ – ТЕЛЕВИЗОР!–“Әтнә таңы”
Бу юлы да төп приз - диагонале 32 дюймлы телевизор. Моннан тыш тагын цифрлы фотоаппаратлар, савыт-саба наборлары уйнатыла. Һәрвакыттагыча «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте республикабыз районнарында иң актив һәм күпләп газетага язылучыларны да билгеләп үтәчәк. Әлеге акциядә безнең районнан да газета укучыларыбыз бик актив катнашалар. Бу юлы да читтә калмаслар дип ышанабыз....
Бу юлы да төп приз - диагонале 32 дюймлы телевизор.
Моннан тыш тагын цифрлы фотоаппаратлар, савыт-саба наборлары уйнатыла. Һәрвакыттагыча «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте республикабыз районнарында иң актив һәм күпләп газетага язылучыларны да билгеләп үтәчәк. Әлеге акциядә безнең районнан да газета укучыларыбыз бик актив катнашалар. Бу юлы да читтә калмаслар дип ышанабыз.
Акциянең төп шарты элекке кебек үк: агымдагы елның 30 декабренә кадәр 6 ай өчен өч һәм аннан да күбрәк "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте чыгарган газета-журналларга язылу. Алар арасында «Әтнә таңы» газетасы да бар. Тагын нинди матбугат чараларына язылырга мөмкин икәнен www.tatmedia.ru сайтыннан карый аласыз.
Акциядә катнашу өчен газета-журналларга язылганлыкка квитанцияләрнең яки он-лайн подписканың күчермәләрен "Акция" дип язып, түбәндәге адрес белән җибәрегез:
420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, яки podpiska@tatmedia.ru.
Элемтә өчен үзегезнең телефон номерын язарга онытмагыз.
Призлар уйнату 2017 елның 17 февралендә булачак.
Акция 2016 елның 16 октябреннән 2017 елның 20 мартына кадәр дәвам итә. (Реклама. 16+)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев