Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бөтендөнья "Татарча диктант" акциясенә әтнәләр дә кушылды

“Татарча диктант” акциясе 2014 елдан бирле үткәрелеп килә.

Әлеге акциягә кушылучылар саны елдан-ел арта бара. Быелгысында   Әтнә районында яшәүче 300 кеше диктант язды бүген.

Татарча диктант язарга теләүчеләр күп булганлыктан берничә аудитория билгеләнде.  Мәктәпләрдә парта арасына утыручылар да, Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы китапханәсенең  уку  залы да файдаланылды. 

Мин үзем татарча диктант язучы иң олы кеше буларак (55 яшьне тутырам берничә көннән), Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының китапханә залын сайладым. 

Татар авылында татарча диктант язуның ни авырлыгы булсын инде аның, җитмәсә гомер буе матбугат өчен татарча язабаз. Газетабыз татар телендә нәшер ителә. Күңелгә килгән уйларның элгәресе шундый иде. Өстәл артына кереп утырып, махсус бланкны кулга алуга, фикер әллә ничә төргә үзгәрде. Татарлар язар инде, менә шушы диктантны язарга ничә башка милләт кешесе килер икән, дигән уйлар да тынгы бирмәде. Иң зур казанышыбыз аларның да шушы акциягә кушылып, татар телен өйрәнүгә омтылыш ясавы булсын иде ул...

Техникумда минем белән беррәттән диктантны иллеләп кеше язды. Күбесе яшьләр. "Үзебезне сынап карыйсыбыз килә, без бит татар районында яшәүчеләр, без дә кушылмасак..."- диделәр алар. Менә, менә...   иң кирәк сүзне сайлый белделәр - без дә кушылмасак...

Диктантның татарча текстын Әтнәбезнең шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлегенең популяр шагыйрәсе Гөлүсә Батталова укыды. Ә текст итеп Роберт Миңнуллинның "Мин кулыма китап алам" язмасы алынган иде. 

Диктант язарга керешкәнче, районыбызның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлегенең әйдәп баручы белгече Миләүшә Гарипова безгә  бу  акциягә кушылуыбыз өчен рәхмәт әйтеп,  уңышлар теләде. "Әтнә таңы" газетасы редакторы, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекчәсе җитәкчесе Гөлнар Мөхәмәдҗанова махсус бланкны ничек тутырырга икәнлеген өйрәтте. 

- Диктантның  нәтиҗәсе  diktant.tatar сайтына урнаштырылачак. Диктант язган кешеләр, менә шушы сайтка кереп, үзләренең кодлары аша  белем дәрәҗәсен билгели алачаклар, - дип тә әйтте.

    Яза башладык. Күңелдә азрак курку да, татар булуым белән горурлану да, татарыбызның киләчәге өчен Роберт Миңнуллинга кушылып борчылу да, шушы "Татарча диктант" акциясенең дә милләтебезне яшәтүгә, аның телен өйрәтүгә бер этәргеч икәнлеген дә аңлау бар иде.   Вакыт тиз узды. Авырыксынучылар булмады. Гөлүсә Рәшит кызының текстны интонация белән укуы, тыныш билгеләрен дә куярга ярдәм итте.

Нәтиҗәсен генә беләсе калды. 

Г.Мөхәмәдҗанова, С.Мингатина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бардык, күрдек