Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмегез белән хөрмәтле укытучыларыбыз!

Бүген Укытучыларның һөнәри бәйрәме. Без дә Сезне бу бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз.

Районыбызның 13 мәктәбе, 7 филиалында ике йөздән артык укытучы балаларыбызга, оныкларыбызга белем бирә. Мәгариф системасы гомер буе сынау уза, сабырлык, эшегездә уңышлар телибез.

Бүген, бәйрәм көнегездә,  укучыларыгызның рәхмәтен кабул итегез.  Гомер буе әти-әниләр, әби-бабайларның хөрмәте Сезне  озата барсын!

 

Алтын яфрак ява урамнарга,

Сукмакларга ява, юлларга…

Урам буйлап атлый укытучы

Чумган килеш тирән уйларга.

Уйларыгыз изге, сабыйларның

Күңеленә барып ялгана.

Күпме хисләр кирәк алар өчен

Ял-йокыңны онытып янарга.

Һәм сакларга кирәк сүндермичә

Аларга дип яккан учакны.

Үз балаңа күпме җылы кирәк,

Аларга да кирәк шул чаклы.

Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәк,

Җил-давыллар җирдә азмы соң?

Чандыр иңегезгә күтәргәнсез

Күпме балаларның язмышын!

Без беләбез сезгә җиңел түгел

Күпме язмыш сезнең кулларда

Ышаныгыз һәрчак без булырбыз

Сез күрсәткән тугры юлларда!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев