Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмегез котлы булсын, хатын-кызлар!

Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен – 8 Март – Халык­ара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәф­катьлелек, сабырлык, ха­тын-кызга ихтирам ке­бек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба.

Районыбызның төрле тармакларында эшләүче гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлыйм. Ирешкән уңышларыбыз гаять күләмле,  икътисади саннар күркәм. Авыл хуҗалыгында эшләүче хатын-кызларыбыз турында аерым әйтәсе килә.  Сер түгел, терлекчелектә, аның никадәр авыр хезмәт булуына карамастан, гүзәл затларыбыз тырышлыгы сокландыра. Басуда иген суккан комбайннарда, ындыр табакларында эшләүче хатын-кызларыбыз булу да куан­дыра. Бу бәйрәмне хак­лы рә­вештә горурланып, кү­тә­ренке күңел белән каршыларга хакыбыз бар. Гүзәл затларыбыз тырышлыгы белән ирешелгәннәрне тагын да арттыра алырбыз, булганнарыннан да зуррак уңыш үрләрен яуларбыз дип ышанам.
Бу матур бәйрәм кө­нен­дә ихлас котлауларым­ны кабул итегез. Язгы гөрләвекләр сезнең тормы­шыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!

Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев