Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмегез котлы булсын!

Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз!

Тәрбияче хезмәте - авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул кулларның иң җылысы,
Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар - син аларны юатасың,
Боексалар - син аларны уйнатасың,
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Үстерәсең ничә буын балаларны
Киткән чакта бакча белән саубуллашып,
Елый - елый озатасың син аларны.

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев