Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмегез мөбарәк булсын, хатын-кызлар!

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне ихлас күңелемнән 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм безнең барыбызга да тормыш яме, яшәү көче өстәсен иде дигән теләктә калам. Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда,...

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Кадерле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне ихлас

күңелемнән 8 Март бәйрәме белән котлыйм. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм безнең барыбызга да тормыш яме, яшәү көче өстәсен иде дигән теләктә калам.

Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, ә җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызда, диләр. Бик дөрес сүзләр. Дөрес, бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек,
рәхәтлек, җанга ял алып килә. Бүгенге бәйрәм дә хөрмәтле хатын-кызларыбызга елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелләренә шатлык, тәннәренә сихәтлек, өйләренә иминлек алып килсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез гүзәл затлар.

Әтнә - башлыча авыл хуҗалыгы районы, аңлашыладыр, һәр эштә зур көч таләп ителә. Шушы авыр тармакта хезмәт куючыларның күбесе - хатын-кызлар. Терлекчелектә дә, игенчелектә дә ирешкән уңышларыбыз сөенечле. Һәм бу Сезнең тырыш хезмәтегез, өлгерлегегез, сабырлыгыгыз нәтиҗәсе, хөрмәтле хатын-кызлар. Бүгенге һәм киләчәктәге һәр бәйрәмнәрегез мөбарәк булсын, сау-сәламәт булыгыз! Гаилә бәхетендә, куанып, шатланып, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәгез.

Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен...

Габделәхәт Хәкимов, Әтнә районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев