Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Бәйрәмегез мөбарәк булсын, хөрмәтле укытучылар!

Сәламәт булыгыз, белем алырга омтылган укучыларыгыз күп булсын. Еллар узгач, чәчкә күтәреп кайтып керә торганнарын телибез Сезгә! Әлеге шигырьне Бәстами язган, төрек балалар язучысы. Сания апа Әхмәтҗанова тәрҗемәсе. Котлау булып барсын әле Сезгә!

Бер шигырь син, Укытучым!

Йөрәккә чигеп язылган

Бер шигырь син, укытучым.

Болыт кебек агып килгән,

Кояш кебек калкып килгән,

Сөю офыгыннан менгән

Бер шигырь син, укытучым.

Илемнең һәр почмагында

Тавышың- күңел түрендә.

Юллап-юллап ятланылган

Бер шигырь син, укытучым.

Йөрәгемдә саклап йөрткән,

Һәр сулышта истә тоткан,

Чәчәк кебек хуш ис сипкән

Бер шигырь син, укытучым.

Дөньябызны нурландырган -

Күзең- кояш, күңелең -таң.

Сөю серләрен өйрәткән 

Бер шигырь син, укытучым!

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев