Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Чишмә" - Халыкныкы!

Сөенечле хәбәр!

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының агымдагы елның  22 нче гыйнварында кул куелган боерыгы нигезендә 

"Фольклор ансамбль" юнәлешендә районыбызның Кышлау авылы мәдәният  йорты каршында 2013 нче елда оештырылган "Чишмә" фольклор ансамбленә (җитәкчесе - Зөлфия Шакирова) "Үзешчән халык коллективы" дигән исем бирелде.

- Безнең бу "Чишмә" ансамбленә ике дистәгә якын  авыл кешесе йөреп  тора, төрле сандагы кеше белән  чыгыш ясарга туры килә, тик уникедән кимемибез. Татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен өйрәнеп, аны сәхнәләштерәбез. Гармунга җырлыйбыз. Башка уен кораллары юк. Менә шулай әзерләнеп,  ике тапкыр "Безнең йорт-Татарстан", "Күп аһәңле Татарстан " фестивалендә, "Иске Казан түгәрәк уены"нда катнаштык. Кремль музеенда да чыгыш ясадык... - дип сөйли Зөлфия Шакирова.

    ТР Мәдәният министрлыгыннан килгән белгечләр дә өйрәнә бу ансамбльнең эшчәнлеген. Нәтиҗәсе уңай. Котлыйбыз Сезне, үрләрегез алда булсын, "Чишмә" үзешчән халык коллективы! 

Фотоларны Зөлфия Шакирова җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев