Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өчпочмаклы солдат хаты

1 бит Сәләм хат 9/III-43 Сезне, туган илләрдә яшәүче гәзиз әткәем белән гәзиз әнкәемә чит илләрдә сезне бер күрергә зар булып яшәүче улыгыздан бик күп сәләм һәм дә Наил энем белән Әлфия сеңлемә бик күп сәләм һәм дә Сәкинә апайга, Вәсиләгә, Рафаилгә, Кәдериягә бик күп сәләм. Һәм дә язылмый калган...

1 бит Сәләм хат 9/III-43

Сезне, туган илләрдә яшәүче гәзиз әткәем белән гәзиз әнкәемә чит илләрдә сезне бер күрергә зар булып яшәүче улыгыздан бик күп сәләм һәм дә Наил энем белән Әлфия сеңлемә бик күп сәләм һәм дә Сәкинә апайга, Вәсиләгә, Рафаилгә, Кәдериягә бик күп сәләм. Һәм дә язылмый калган туганнарга, күршеләргә, дусларга бик күп сәләм. Сәләм соңында үзем дә сау-сәләмәт. Ул тарафта сезнең дә бер юлы 3 хатыгызны 8дә алып укыдым һәр ки язганыгыз мәгълүм булды. Сез дә әлегесен сәләмәт икәнсез. Шуңа бик шатландым. Үзем дә әле сау-сәләмәт. Только аяклар гына бик сызлый. Больницада 4 көн ятып чыктым. Хәзер монда да кешеләрнең ата-аналары бик килә башлады. Мин дә сезне көн саен көтеп кенә торам. Ай бер килсәгез, туйганчы ашар идем. Әни-әти сезгә дә икмәкләр бик тимәгән икән.

Әни-әти шушы хатны алу белән шушы хатлар шикелле күп итеп хат языгыз көн саен. Монда бик күңелле була бөтен ил хәлләрен авыл хәләрен әйтеп. Ярый хуш сау булыгыз, исән-сау яшәгез. Исәнлектә күрешергә насыйп итсен.

1925 елгы Сабирҗанов Әнәс Әхмәтҗан улының Түбән Бәрәскәдә яшәүче Әхмәтҗан Сабирҗановка 1943 елнын мартында язган хаты. Хатка Канаш почтасы мөһере сугылган. Ә Әнәс үзе 1943 елның 9 октябрендә Ленинград янында батырларча һәлак булган. 16 яшендә фронтка киткән егетнең 18 яшендә гомере өзелгән. Хатны шушы көнгә кадәр Әнәснең энесе Сабиров Наил кадерләп саклаган. Аның вафатыннан соң хатыны Мәрзия Шәйхи кызы Шәйхиевага кадерле ядкарь булган ул. "Бу Әнәснең соңгы хаты түгел, тагын бер хаты килгән аның, анысын мин күрмәдем. Башка туганнары калмады инде. Мин дә гомер буе тормам"- ди сугыш елы баласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев