Әтнә таңы

Әтнә районы

Көн темасы

"Чулпан" сәлкешләрне кабул итте

Тирә-як район балаларын ел да җәйләрен кабул иткән "Чулпан" лагере быел "Рухият" аланына йөрүче сәләтлеләрне кабул итте. Алдагы көнне кичтән өч зур автобуска төялеп килгән сәлкешләр бүген ачылу тантанасын бәйрәм иттеләр. Алар арасында безнең районнан тугыз "сәләтле" дә бар. Ә иң мөһиме - араларыннан Динара Гарипова быел әйдаман. Ачылу тантанасына...

Тирә-як район балаларын ел да җәйләрен кабул иткән "Чулпан" лагере быел "Рухият" аланына йөрүче сәләтлеләрне кабул итте. Алдагы көнне кичтән өч зур автобуска төялеп килгән сәлкешләр бүген ачылу тантанасын бәйрәм иттеләр. Алар арасында безнең районнан тугыз "сәләтле" дә бар. Ә иң мөһиме - араларыннан Динара Гарипова быел әйдаман. Ачылу тантанасына "Сәләт" лагере җитәкчесе Җәүдәт Сөләймановның уң кулы Роза Степанова, "ТНВ- Планета" каналыннан алып баручы Илсур Нафиков кайткан. Район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, мәгариф бүлегенең вакытлы җитәкчесе Гөлшат Закирова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов та ачылу тантанасының кунаклары иде. Язманы тулы килеш газетабыз битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев