Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Даиль - Татарстан чемпионы!

Кышлау егете Даиль Зиннатуллин Татарстан чемпионы булды.

25 - 27 февраль көннәрендә 2004-2005 елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге үтте. Безнең Әтнә районы егетләре дә катнашты. Һәм нәтиҗәләре дә куандыра, горурландыра.

"Күпме көттем мин бу җиңүне, күпме көттем. Икенче, өченче урыннар, бронза, көмеш медальләр булганы бар иде. Ләкин 2007 елдан бирле Әтнәдә Татарстан, Россия чемпионы булмаган иде инде. Аллага шөкер", - дип хәбәр итте, зур җиңү һәм шатлыгы белән уртаклашты Яшьләр эше һәм спорт комитеты җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин.

Икенче урында Казан егете, ә өченче урында Питрәч өчен көрәшкән Кукмара егете калган. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк,  икенче урында калган Казан егете ике тапкыр чемпион калган булган. Ләкин безнең Даиль сынатмады, чемпионлыкны алды. Чыннан да, зур җиңү бу. Даильнең тренеры Руслан Сафин.

Котлыйбыз, горурланабыз! Афәрин!

Россия чемпионы итеп күрергә дә язсын Даильне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев