Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Депутатлыкка кандидатлар теркәлү уза – "Әтнә таңы"

Депутатлыкка кандидадатлар теркәлү уза. «Бердәм Россия» партиясенең бер мандатлы округлар буенча депутатлыкка кандидатлар теркәлү узар өчен документлар тапшыра башлады. 15 июльдә Россия Үзәк сайлау комиссиясе «Бердәм Россия» партиясе исемлеген имзалады. Бу исә бер мандатлы округлардан кандидатлар округ сайлау комиссияләренә беренче документлар пакетын тапшыра башлый дигән сүз. Закон буенча бу 23...

Депутатлыкка кандидадатлар теркәлү уза.

«Бердәм Россия» партиясенең бер мандатлы округлар буенча депутатлыкка кандидатлар теркәлү узар өчен документлар тапшыра башлады.

15 июльдә Россия Үзәк сайлау комиссиясе «Бердәм Россия» партиясе исемлеген имзалады. Бу исә бер мандатлы округлардан кандидатлар округ сайлау комиссияләренә беренче документлар пакетын тапшыра башлый дигән сүз. Закон буенча бу 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче пакет тапшырылганнан соң өч көн эчендә бер мандатлы округлар буенча кандидатлар махсус сайлау счеты ачарга тиешләр. Әлеге счет хисабына барлык агитацион чаралар финанслана. Ә 3 августка кадәр вакыт эчендә сайлау комиссияләренә икенче пакет тапшырылып бетәргә тиеш. 10 көн эчендә комиссия кандидатларны теркәү буенча карар кабул итә. Шул рәвешле 13 августтан да соңга калмыйча Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларның төгәл фамилияләре билгеле булачак.

Белгәнебезчә, 27 июньдә «Бердәм Россия»нең федераль съезды республика партия исемлеге буенча 14, Татарстанның бер мандатлы округлары буенча 6 депутатлыкка кандидатны раслады. «Бердәм Россия» нең республика партия исемлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрә.

Бүгенге көнгә 6 бер мандатлы сайлау округларында 46 депутатлыкка кандидат күрсәтелгән. Һәр округта үз кандидатларын 4 парламент партиясе,шул исәптән «Россия Коммунистлары» һәм «Родина» партияләре күрсәткән. «Парнас» - 4, «Яблоко» - 3 һәм «Партия пенсионеров за справедливость» партиясе 1 кандидат күрсәткән. 2 кеше сайлауларда үз-үзен күрсәтүче буларак катнашачак.

«Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдинов та документларын сайлау комиссиясенә тапшырып, теркәлү узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев