Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Ел укытучысы- 2020" бәйгесенең сайлап алу этабы бара

Үткәрүе гадәткә кергән, файдалы бәйгеләр бар. Шуларның берсе - "Ел укытучысы" бәйгесе.

Мәгариф өлкәсендә эшләүчеләргә Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм түземлек бирсен. Без белә-белгәннән үзгәртүләр мәйданына эләккән, иң күп тәҗрибә үткәрелә торган өлкә бу.

Әле тегесе дөрес түгел, әле монысын үзгәртергә кирәк, дип саныйлар. ЕГЭ, ОГЭ...   Исемнәр дә, аталышлары да, фәннәре дә үзгә хәзер.  Укытучыларның хезмәт хакын бәяләү системасын да аңлармын димә.

Түзә укытучылар да, укучылар да. Хәзер ата-аналар да мәктәпкә кергән баласы белән яңача укый. Ничек укучы аңлыйдыр, әти-әни аңлый алмый иза чигә. 

Укытучы нишләсен, һәр яңалыкны тирләп-пешеп өйрәнә, әле укучылары белән катнашып, җиңүләр дә яулый. Менә шундый  тизлек заманы укытучылары өчен "Ел укытучысы" бәйгесе файдага гына дип уйлыйм үзем, чөнки иң элек, бер-берсенең тәҗрибәсен өйрәнәләр алар.  Җиң сызганып әзерләнәләр. Читтән торып сайлап алу турын, дәрес күрсәтүләрне узып, финалга чыгар өчен дә үзеңне күрсәтә беләсе, һөнәреңнең остасы буласы бар. Аллаһка шөкер, бар әле үз эшенең остасы булган укытучы-педагоглар.

Менә шундыйлар бүген Күңгәр гомуми белем бирү урта мәктәбендә имтихан тоталар. "Ел укытучысы -2020"нең финалга  сайлап алу этабында катнаша алар.

- Барысы районыбыз мәктәпләреннән җыйналган 11 укытучы сынау үтә. Бүген дәрестән тыш эшчәнлек үрнәкләрен күрсәтәләр. Бәйгенең финалы 14 гыйнварда Олы Әтнә мәктәбе базасында булачак, - ди мәгариф бүлегенең әйдәп баручы  белгече Гөлшат Марс кызы  Закирова.  

Уңышлар телик. 

Гөлшат Закирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев