Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Энҗе - "Иделем акчарлагы" җиңүчесе! Ә Камилә...

25 -27 ноябрь көннәрендә "Волга" яшьләр үзәгендә

"Иделем акчарлагы" бәйгесенең өченче туры үткәрелде.

Әлеге бәйгедә районыбызның Бактачы авылында туып үскән, "Күңел чыңы"  түгәрәге әгъзасы, бүгенге көндә "Безнең мирас"журналында эшләүче  Энҗе Ирек кызы Хөсәенова "Шигырь" номинациясендә  беренче урын алды.  Диплом һәм истәлек бүләгенә лаек булды.

Шулай ук бу бәйгедә Олы Әтнә мәктәбенең 8 а сыйныфы укучысы, Күшәр авылы кызы Халикова Камилә Рифат кызы да катнашып чыгыш ясады. Аның остазы -  "Күңел чыңы" түгәрәге иҗатчысы, Күшәр китапханәчесе Гөлүсә Галимҗанова. Камилә катнашучы сертификаты белән бүләкләнде.

- Безгә  өч көн дәвамында үзебезне иҗади яктан үстерү мөмкинлеге туды. Без үзара аралашып, бер-беребезнең иҗаты белән таныштык. Камал театрында "Җәйнең бер көнендә" спектаклен карадык. Менә шул рәвешле безне экскурсияләргә йөрттеләр. Тукай музеенда кунакта булдык. "Дәрдемәнд кичәсе"нә дә алып бардылар безне. Алган тәэсирләр зур. Мин үземә үсәргә, өйрәнергә ярдәм иткән районыбызның "Күңел чыңы" түгәрәгенә йөрүче дусларыма, остазларыма бик рәхмәтле -  дип, алган тәэсирләре белән дә уртаклашты Энҗе Хөсәенова.

Бәйгедә иҗатчылар 4 номинация буенча сыналдылар: Балалар әдәбияты, Поэзия, Проза, Драма. 

Уңышларыгыз белән котлыйбыз Сезне, Әтнә иҗатчылары. Үрләрегез алда булсын!

Фотоларны кызларның үзләреннән алдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев