Әтнә таңы

Әтнәләр, эссе какса нишләргә?

Кояш һәм эссе кагу һәркемгә бертөрле яный. Кояш сугу - башның нурлар тәэсиреннән кызуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Баш миенең кан тамырлары киңәя, кан килү кинәт көчәя. Кайбер очракларда вак кан тамырларының шартлавы сәбәпле, үзәк һәм перифирик нерв системасы эшчәнлегендә тайпылышлар килеп чыга. Төп сәбәбе - кояш астында капланмаган баш һәм...

Кояш һәм эссе кагу һәркемгә бертөрле яный.
Кояш сугу - башның нурлар тәэсиреннән кызуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Баш миенең кан тамырлары киңәя, кан килү кинәт көчәя. Кайбер очракларда вак кан тамырларының шартлавы сәбәпле, үзәк һәм перифирик нерв системасы эшчәнлегендә тайпылышлар килеп чыга. Төп сәбәбе - кояш астында капланмаган баш һәм тән белән йөрү. Эсселек, җилсез һава, күп ашау, спирт­лы эчемлекләр куллану, кызынганда йоклап китүләр дә кояш сугуга китерә. Кояш сугуның билгеләре: битнең кызаруы, бик каты баш авыртып китү, баш әйләнү. Күз аллары караңгыланып, косасы килергә мөмкин. Кайвакыт борыннан кан китеп, күз күреме начарлана. Вакытында ярдәм күрсәтелмәгән очракта кеше аңын җуя, тыны кысыла, пульсы ешая, йөрәк эшчәнлеге бозыла. Еш кына тән тиресе пешә.
Эссе какканда исә тәннең кинәт артык җылынуы күзәтелә. Организмда җылылык ясалу процесслары көчәя, ә җылылык бүлеп чыгару кими. Бу җитди үзгәрешләр килеп чыгуга сәбәпче була. Һаваның дымлы булуы, югары температура, күн, резина яки синтетик киемнәрдән физик эшләр башкару, организмның сусызлануы, күп ашау, эссе һавада озаклап экскурсияләрдә йөрүләр тәннең артык җылынуына китерә. Эссе кагу кояш сугуга караганда күпкә җиңелрәк - аның өчен кояшның булуы мәҗбүри түгел, җылы, һава үткәрми торган киемдә физик эш эшләп алу яки тынчу бинада берничә сәгать булу да бик җитә. Эссе кагуның билгеләре: хәлсезлек, йокы килү, баш авырту һәм әйләнү. Аннан соң бит кызара, тән температурасы күтәрелә, кайвакыт 40 градуска кадәр. Еш кына эч китү, косасы килү күзәтелә. Әгәр дә артык җылылык сәбәпләре бетерелмәсә, авыруда галлюцинация, саташу билгеләре барлыкка килә, ул аңын җуя, бите агара, тән тиресе салкыная, тир бүленеп чыгу арта. Йөрәк эшчәнлеге бозыла, пульсы ешая. Медицина ярдәме күрсәтелмәсә, кеше үлеп тә китәргә мөмкин.
Беренче ярдәм ике очракта да бертөрле. Зыян күрүчене саф һавага алып чыгарга, күләгә һәм салкынча урынга урнаштырырга, киемнең якасын чишәргә яки бөтенләй билгә кадәр чишендерергә, аркасына башны күтәртеп яткырырга, башка салкын компресс куярга, тәнен юеш простыня белән уарга яки өстенә салкынча су бөркергә кирәк. Салкынча эчемлекләр эчертү дә файдага. 1/3 стакан суга 20 тамчы салынган валериан настойкасы да булыша. Сулыш алу бозылганда, авыруның борынына нашатырь спирты тамызылган мамыкны берничә тапкыр китерегез. Әгәр кешенең аңы юк, сулышы тукталмаган, ә пульсы сизелмәсә - табибларны көтеп утырмагыз, ясалма сулыш алдыру алымнары нәкъ менә шушы очракта кулланыла.
Кояш һәм эссе кагу яшүсмерләр һәм олы яшьтәгеләрдә еш күзәтелә. Аларда эчке җылыны көйләү системасы камил түгел. Эссегә ияләнмәгән, авырлыгы артык, йөрәк, кан системасы һәм эндокрин авырулары булган кешеләр, спиртлы эчемлекләр кулланучылар да зыян күрүчеләр төркеменә керә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: