Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Эсседә үзеңне ничек тотарга?

"Эссе көннәр буламы әле, юкмы.." дип уйлап куйдыгызмы, быелгы җәйнең үзенчәлекле булуын истә тотсак, бу гаҗәп түгел. Өметне өзмичә, булыр дип уйлыйк. Һәм укыйк! Лилия ХӘЙРУЛЛИНА, Табибә Быелгы җәй эсселеге белән шаккатырмаса да, ара-тирә бик эссе көннәр булып ала. Салкынча көннәрдән соң, хәтта 30-40 градус аралыгындагы чамасыз кыздыру, рәхәт булса...

"Эссе көннәр буламы әле, юкмы.." дип уйлап куйдыгызмы, быелгы җәйнең үзенчәлекле булуын истә тотсак, бу гаҗәп түгел. Өметне өзмичә, булыр дип уйлыйк. Һәм укыйк!

Лилия ХӘЙРУЛЛИНА,

Табибә

Быелгы җәй эсселеге белән шаккатырмаса да, ара-тирә бик эссе көннәр булып ала. Салкынча көннәрдән соң, хәтта 30-40 градус аралыгындагы чамасыз кыздыру, рәхәт булса да хәлне ала. Чөнки аномаль эсселек төрле чирләрнең кискенләшүенә китерергә, хәтта үлемгә сәбәп булырга да мөмкин. Тикшерүләр күрсәткәнчә, кызу һава хатын-кызларга бигрәк тә авыр тәэсир итә. Йөрәк-кан тамырлары чирләреннән һәм сулыш әгъзалары авыруларыннан интегүчеләргә кызу сугудан сакланырга кирәк. Өлкән яшьтәгеләргә һәм яшь балаларга да кызуда озак булу бик зарарлы. Өлкәннәрдә сусау тойгысы һәм тир бүленү реакциясе акрыная. Кагыйдә буларак, алар медикаментлар да кабул итә. Шуңа күрә, ялгыз яшәүче өлкәннәрнең, авыруларның гел хәлләрен белешеп торырга кирәк. Әгәр алар нинди дә булса дарулар эчсә, дәвалаучы табиб белән киңәшләшеп, ул даруларның организмда җылылык алмашынуга һәм су балансына ничек тәэсир итүен ачыклагыз.

Эсседән зыян күрмәс өчен берничә киңәш: өйдә салкынча һава булдырыгыз, көндез кояшлы яктагы тәрәзәләрне каплагыз, төнлә тәрәзләрне ачып куегыз. Эсседә озак булмаска тырышыгыз, көндезге 12 дән - 16сәгатькә кадәр кояш аяусыз кыздыра. Кызуда авыр физик эш башкармаска киңәш ителә. Күбрәк сыеклык эчегез. Эсседә көндәлек сыеклык күләмен якынча өч тапкыр арттырырга кирәк. Нектарлы яисә татлы газлы су түгел, гади суга өстенлек бирегез. Ешрак душ керегез. Эсседә күп утырып тору гипертониянең, йөрәк-кан тамырлары чирләренең кискенләшүенә, тромбоз куркынычына китерә. Салкын ашларга өстенлек бирегез, күбрәк балык, яшелчәләр белән туклану әйбәт. Сөт ризыкларын теләсә кайда сатып алмагыз, җылынуына юл куймагыз. Тозсыз ашамагыз. Эсседә кеше нык тирли, һәм шактый натрий югалта. Табигый киҗе-мамык һәм киндер киемнәр сайларга кирәк. Чишенеп бетмәгез, тәнне ачып йөрү ялгыш. Бигрәк тә күкрәкне, арканы һәм корсакны мөмкин кадәр күбрәк каплаучы иркен киемгә өстенлек бирегез. Кепкалар, эшләпә яисә панамалар кияргә уңайсызланмагыз. Кызу сугу нигездә баш җылынганнан була.

Инде иң мөһиме: эсседә үзегезне начар хис итсәгез, башыгыз әйләнсә, хәлсезләнсәгез, башыгыз авыртса, мөмкин кадәр тизрәк салкынча урынга күчегез. Тән температурасын үлчәгез, су яисә җиләк-җимеш согы эчегез. Хәлегез җиңеләймәсә, табибка мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев