Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боз өстенә керү куркыныч булуын искәртә

Балыкчылар, әлеге мәкаләне укыгыз әле. 10 см булган боз кеше өчен куркынычсыз санала. Көндезге һәм төнге температура тирбәлгән чорда бозга чыгу бик куркыныч.

Тик мондый кисәтүләрне ишетмиләр, саклык чаралары хакында да уйлыйсылары килми. Шунлыктан гомерләр өзелә.  Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын иминлек кагыйдәләрен истә тотарга чакыра. Бу хакта ведомствоның сайтында хәбәр ителә.

   Һава торышы тиз үзгәреп тору сәбәпле, боз ныклыгы кими. Агым тиз булган, шулай ук агач, куаклар һәм камыш яннарындагы су үсемлекләре үсә торган районнарда боз юка була. 

Һава температурасы 0 градустан югары торса, бозның ныклыгы 25 процентка кими. Бозның ныклыгын карап билгеләргә була: зәңгәр төстәге боз – нык, ак төстәге бозның ныклыгы 2 тапкыр кимрәк, соры, тонык яки сары төсмерле боз ышанычлы түгел.

 Инде бу кисәтүләрне дә тыңламыйча боз өстенә керәсез икән, бу язманы алдан укып китсәгез яхшы, боз астына төшеп китә калсагыз, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, ипләп  сулагыз.

Кулларыгызны читкә борыгыз һәм тәнегезне агым юнәлеше буенча горизонталь юнәлтеп, боз кырыена ябышырга тырышыгыз. Боз читенә күкрәк белән сак кына таяныгыз аннары бозга аякларны куярга тырышыгыз. Әкрен генә килгән юл белән ярга таба менегез. Килгән урында боз ныклыгы сыналган инде.

Ярдәм кирәк чакта озын таяк, такта, колга яки бау табыгыз. Шарфларны, каеш яки кием-салымны бергә бәйләргә була. Шул ук вакытта аякларны киң куеп, коткару чараларын алга этеп барып,  сак хәрәкәт итәргә тырышыгыз. Суда булган кешедән берничә метрда туктагыз, аңа бау, кием очын ташлагыз, таяк яки колга бирегез. Зыян күрүчене бозга сак чыгарыгыз һәм шуышып барып, куркыныч урын табыгыз. Шул урыннан чыгыгыз.

   Зыян күрүчене җылы урынга илтегез. Аңа ярдәм күрсәтегез: юеш киемен салдырыгыз, спиртта яки аракыда чылатылган тукыма яки кул белән тәнен ышкыгыз (тән кызарганчы), кайнар чәй бирегез. Беркайчан да зыян күрүчегә алкогольле эчемлекләр бирмәгез – мондый очракларда бу үлемгә китерергә мөмкин.

https://tatar-inform.tatar/news/society/18-02-2020/gad-tt-n-tysh-h-ll-r-ministrlygy-boz-sten-ker-kurkynych-buluyn-isk-rt-5723314 файдаланылды.

Ф.Кадимов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев