Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Гомәр агага - 90 яшь! Котлыйбыз!

Бүген Күлле Киме авылында олы юбилей.

Авылның өлкән аксакалы Гомәр ага Хәкимовка 90 яшь тулды. Ветеранны котларга районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов үзе барды. 

Гомәр ага заманында рәис булып, җитәкче урында эшләгәнлектән, ике җитәкченең сөйләшер сүзе дә җитәрлек булды. Узган еллар да, бүгенге көн авыл хуҗалыгы да искә алынды. Габделәхәт Гыйлемхан улы ветеранның аркасыннан сөеп, Россия Президенты В.В. Путинның котлавын укып, бүләк тапшырды. Гомәр ага ихлас рәхмәтен җиткерде.

Беррәттән ветеранны районыбызның Социаль яклау бүлеге җитәкчесе дә, авыл җирлеге башлыгы  да котлады.

Гомәр ага бүгенге көндә уллары, киленнәре белән Күлле Киме авылында яши.

Тулы язманы газетабыздан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев