ГТО нормаларын тапшыру буенча Кышкы Фестиваль
Бүген Биектау районында ГТО Фестиваленең икенче этабы уздырыла. Бу Фестивальдә безнең Әтнә командасы да катнаша.
Якташларыбыз түбәндәге спорт төрләре буенча көч сынашачак:
- озынлыкка сикерү;
- гимнастик эскәмиядән иелү;
- гәүдәне күтәрү (пресс);
- турникта тартылу;
- гер күтәрү;
- идәннән кулларда күтәрелү (отжимание);
- чаңгы ярышлары.
Аларга уңышлар теләп калыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев