Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

ҖИҢҮ!!! ӘТНӘ ТЕАТРЫ - XIII Халыкара «Коляда-Plays» театр фестивале ЛАУРЕАТЫ!!!

"Фронтовичка" спектакле Николай Коляданың бүләгенә лаек булды!

XIII Халыкара «Коляда-Plays» театр фестивале Екатеринбург шәһәрендә уздырылды.

    Әтнә театры 5 ноябрь кичендә «Щелкунчик» балет театры сәхнәсендә Анна Батуринаның «Фронтовичка» спектаклен тәкъдим итте, театр тәнкыйтьчеләре һәм жюриның югары бәясен алды. Спектакльнең режиссеры — Башкортстан Республикасының Ш. Бабич исемендәге  Дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев.

Рәссамы — БР атказанган сәнгать эшлеклесе, "Алтын битлек“ Россия милли премиясе һәм фестивале лауреаты Альберт Нестеров.

Композиторы - Магуля Мезинова. Хореографы – Ольга Даукаева.

       Шуны да искәртеп үтәргә кирәк — Екатеринбургтагы әтнәлеләр спектакленә тамашачыны җыю, рекламалау өлкәсендә зур тырышлыкны «Яшен» — Свердлау өлкәсенең татар яшьләре иҗтимагый оешмасы куйды. Милләттәшләребезнең әлеге гамәле Әтнә театры өчен көтелмәгән сюприз һәм шатлык булды.

Гөлүсә Батталова, 

Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының маркетинг буенча директор урынбасары

Фото: https://vk.com/club15547724

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев