Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Игенченең язгы сынавы

Ел елга охшамый, быел язгы кар, боз сулары җиргә сеңеп бетеп барды.

11 май көнне “Тукай” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Олы Әтнә авылы янәшәсендәге басуында булдык. Биредә безне җәмгыять идарәчесе Гомәр Гатауллин каршы алды.

– Арпа чәчәбез. Мондагы берничә басуның 100 һәм 50 гектарлыларын чәчтек инде. Хәзерге вакытта 168 гектар мәйданлыны чәчәбез, – дип аңлатып узды ул.

Эш яхшы оештырылган: игенчеләр дә, техника да, орлык һәм ашлама да җитәрлек. Өстәвенә эш тукталып тормый – ике сменада эшлиләр.

– Ел елга охшамый: быелгысы да үзенчәлекле булды. Узган көздә яңгыр бик булмады, шуңа күрә җир астындагы барлык Игенченең язгы сынавы Ел елга охшамый, быел язгы кар, боз сулары җиргә сеңеп бетеп барды дым чыгып бетте дияргә була. Нәтиҗәдә җирдә туң катламы да булмады диярлек. Шул сәбәпле язын җиргә дым күп сеңде, җир бик дымлы хәзер, – ди Гомәр Гатауллин.

 Гомәр Гатауллин фикерен дәвам итеп, чәчү өчен яз уңышлы килде дип куанырга мөмкин.

Монда басудагы чокыр-чакырларны “БДМ” белән Илшат Йосыпов тигезли. Чәчү алдыннан “К-700” тракторында Илнур Хәйбулов культивацияли, чөнки быел язгы су басуда бик күп ерынтылар, тигезсезлекләр ясады. Аның артыннан ук “МТЗ1221” белән Фаил Сабиров чәчү алды тырмасы үткәрә. Артларыннан “Турбосем” чәчү комплексын таккан “К-704” тракторында Фәрит Шаһидуллин чәчүне башкара. Соңгысын төнлә Рәмис Һадиев алыштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Игенченең язгы сынавы

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев