Этнэ таны

Ике йөз тамашачыга исәпләнгән

Көзгә Комыргуҗа халкы яңа мәдәният йортлы булачак, дип ышандыралар Арча районыннан килгән төзүчеләр.

 


Яңа сафка баскан ветеринар даруханә янәшәсендәге төзелеш мәйданында булып, төзүчеләр һәм мастер Алмаз Закиров белән сөйләштек.
– Апрельнең 2сендә башладык. Инде диварларын торгыздык, гомумән, озакка сузмаска ниятлибез, – диделәр эшчеләр.
– Безнең өчен гадәти эшчәнлек бу. Бернинди кыенлыгын тоймыйбыз: Әтнә районында бик күп төзибез, – дип тә өстиләр.

Реклама


Дөрестән дә, аралаша торгач төзүчеләрне искә төшердем: Бәрәскә, Күәм, Күлле Киме мәдәният йортларын да шушы ук оешма сафка бастыр ды. Газетаны һәрдаим укучылар хәтерли булыр – бу төзелешләр турында да яктырттык.
– Төзелеш мәйда ны 498 квадрат метр мәйдан били. Бүгенге көндә 13 кешелек бригада эшли монда, эчке төзелеш дәвам итә, – ди мастер.
Диварлары гына түгел, идәннәре дә әзер. Төзүчеләр тумбочкалар өяләр иде, анысы тамаша залындагы урыннар булачак. Эшнең шактый кызу темплар белән баруын күзаллаган хәлдә, планны вакытында үтәрләр дигән өмет бар.
Ишек-тишекләре бик күп, тәрәзәләре дә зур булачак; бу мәдәният йорты бик якты булыр, мөгаен. Каршы якта сәхнә урынын да күтәргәннәр. Ә тамаша залы 200 тамашачыга исәпләнә. Күлле Кимедәге кебек була, дип аңлаттылар төзүчеләр. Махсус программа нигезендә башкарылучы мәдәният йортлары барысы да, башлыча, бер төрлерәк төзелә.


Төзелеш мәйданы янына вагон да китереп куйганнар. Төзүчеләрнең ял итү, ашап-эчеп алу, җитәкчелекнең төзелешне планлаштыру урыны – башкача әйтсәк, штаб-квартиралары шушында.
– Ияләнгән эш булгач бернинди кыенлыгы юк. Иртәнге 8нче яртыдан монда инде без, кичке 5кә кадәр эшлибез. План нигезендә, график буенча эшлибез. Тоткарлык юк, – диделәр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: