Әтнә таңы

Әтнәнең "Ал чәчәк" бию коллективына Илдар Халиков дәүләт стипендиясе тапшырды

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Әтнәнең "Ал чәчәк" бию коллективына дәүләт стипендиясе тапшырды. "Әлеге стипендияне өченче елын алабыз", - дип ачыклык кертте район сәнгат ь мәктәбе җитәкчесе Алия Абдуллина. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков фестивальнең «Вокаль ансамбльләр», «Вокал-соло», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә катнашкан төрле яшьтәге төркемнән 36 баланы бүләкләде. Искәртеп үтик: фестиваль номинацияләрендә...

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Әтнәнең "Ал чәчәк" бию коллективына дәүләт стипендиясе тапшырды. "Әлеге стипендияне өченче елын алабыз", - дип ачыклык кертте район сәнгат ь мәктәбе җитәкчесе Алия Абдуллина.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков фестивальнең «Вокаль ансамбльләр», «Вокал-соло», «Хореография», «Конферанс» номинацияләрендә катнашкан төрле яшьтәге төркемнән 36 баланы бүләкләде.

Искәртеп үтик: фестиваль номинацияләрендә беренче урынны алган «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучыларга, 2006 елдан башлап, ТР Президенты Указы белән махсус дәүләт стипендияләре гамәлгә куелган.

"Стипендияләрне Халыкара балаларны яклау көнендә тапшыру символик булып тора. 16 ел буе сезнең иҗатыгыз һәм тырышлыгыгыз белән бу конкурс безнең республиканы бизи. Бу елларда 900 меңнән артык сәләтле бала һәм яшьләр фестивальдә катнашты", - диде чарада катнашучыларга мөрәҗәгать иткән ТР Хөкүмәте җитәкчесе.

Илдар Халиков ассызыклаганча, бу фестиваль Татарстанда гына түгел, Россиядә, бөтен дөньяда танылды. "Бу республиканың башка эре компанияләре белән бергә Татарстан бренды булды, - диде ул. Быелдан башлап, фестивальнең ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе химаясында узуы куандыра".

"Конкурс злегә башка өлкәләр ирешә алмаган нәтиҗәне күрсәтә алды. Бу конкурста кечкенә авыллардан һәм зур шәһәрләрдән балалар катнашуы мөһим. Фантастик көндәшлек бара. Мөгаен, авыл хуҗалыгында гына уңыш һәм җитештерү өчен шулай тырышалардыр", - дип өстәде ТР Премьер-министры.

Быел «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашучыларның гомуми саны 67 мең кеше тәшкил иткән, аларның 22 меңе - балалар һәм яшьләр 29 февральдән 31 мартка кадәр Татарстанның дистәләгән шәһәрләрендә һәм районнарында республика зона турларында катнашкан. 11-14 апрельдә Казанда узган суперфиналда һәм 15 апрельдә гала-концертта ТРның 43 шәһәреннән һәм торак пунктыннан 4,6 мең кеше катнашкан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: