Этнэ таны

Исәнмесез! Һәм хушыгыз... - әле дә языла аласыз

2018 елның икенче яртыеллыгында безнең белән бергә калган газета укучыларыбызга әнә шулай "Исәнмесез!"диясебез килә.

Күп кенә укучыларыбыз белән хушлашырга мәҗбүрбез. Ни кызганыч, 200гә якын газета укучыбызны югалттык. 

Бүгенге көндә газетаны укырга теләп тә, языла алмый тилмерүчеләр бар. Чөнки алты авылда  почтальоннар юк. Моннан тыш җәйге чорда газета укырга вакытым юк, дип язылмый калучылар да  булды. Бу укучылар соңыннан безгә килеп кушылырлар дип ышанабыз.

Безнең белән калучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Фикерләрегезне истә тотып, яңа рубрикалар башлап җибәрәбез. 

Реклама

    Сайтны укучыларыбыз арасында да газетабызга язылмаучылар күплеген беләбез, бәлки газетабызның өегезгә килүен теләрсез. Мәгълүмат күп, кайдан алсаң да була билгеле. Тик газетада язылган укучыларыбызның күп кенә язмаларын сез монда тулысы белән укый алмаячаксыз. Һәркемнең сайлау иреге үз кулында, замана тизлек белән алга ыргыла. Шул сәбәпле район газетасыз калсак, өлкән укучыларыбыз нишләр, алар арасында сайтка керә белмәүчеләр дә бар. Үзебез үк юксынмабызмы, булганда бернәрсәнең дә кадере юк. Без дә рәхәттән авыл саен йөреп, газетага яздырып, аны үзебез үк өләшмибез. Булганны саклыйсыбыз килә. Үзегез сайтны укысагыз да, олы яшьтәге әти-әниләрегезгә подписка бүләк итә аласыз. Алар -  элек-электән газета укып өйрәнгән буын.

Һай, дип әйтә торган түгел. Газетабызга әле дә язылып була, тик ул икенче ай башыннан килә башлаячак. Безнең терәк - Сез! Аерылмыйк әле!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: