Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кадерлем-әнием яши Әтнә җирендә...

Иң изге кеше ул- әни Җир йөзендәге иң кадерле, иң изге кеше ул- әни. Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы - шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы...

Иң изге кеше ул- әни

Җир йөзендәге иң кадерле, иң изге кеше ул- әни. Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы - шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызның бизәге, таянычы, акыллы уй - фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.

Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер - хөрмәттә яшәргә язсын.

Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен "Әниләр көне" булып билгеләп үтелә. Шул уңайдан минем 2 нче сыйныф укучыларым да әниләренә бүләк ясарга уйлаганнар. Өйдә әтиләре, әбиләре белән берлектә әниләренә багышлап шигырьләр иҗат иткәннәр.

Таҗиева Алсу Нигъмәтҗан кызы

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Комыргуҗа урта мәктәбенең

башлангыч сыйныфлар укытучысы


Минем әнием

Бүген әниләр бәйрәме

Шуңа күңелем шат минем.

Иң сөйкемле, матур әни -

Ул бит минем әнием.

Өебез ялт итеп тора,

Һәрбер эшкә өлгерә.

Иркәләп һәм сөеп кенә

Әни безне үстерә.

Рәхмәт, әни, барсы өчен -

Йокысыз төннәреңә.

Рәхәт кенә яшә инде

Алдагы көннәреңдә.

Хәкимова Азалия


Әнием

Җир йөзендә әниләр күп,

Минем әни бер генә.

Исеме дә гөлдәй аның,

Бик матур исем-Ләлә.

Әниемнең кызлары юк,

Без өч туган-өч егет.

Әни әйткәнне көтмибез,

Эшлибез эшне белеп.

Кирәк булса юабыз без

Идәнен, савыт-саба.

Әни безне мактап тора

Бик матур сүзләр таба.

Без әнине яратабыз,

Ул да безне ярата.

Сәламәтлек, озын гомер,

Теләп калабыз аңа.

Миннебаев Камил


Сез кирәк

Кирәк түгел алтын-көмеше дә,

Читтә торсын барлык байлыклар.

Ишек ачып өйгә кайтып кергәч,

Каршы алыр өчен әти-әни бар.

Әти булган йортның бәхете зур,

Әни анда-олы бер терәк.

Бу дөньяда авырлыклар күрми

Яшәр өчен миңа сез кирәк.

Әюпова Румия


Бәхетле бул, әнием

Минем өчен бу дөньяда

Иң сөйкемле-әни син генә!

Кадерләрмен сине гомер буе

Син бит минем бер генә.

Һичкайчан да сине борчымамын,

Гел елмаеп, көлеп йөре син.

Минем өчен син бит бик кадерле

Рәхәт яшә, бул гел бәхетле син!

Зарипов Рәмзил


Рәхмәт сиңа, әнием

Иң кадерле кеше җирдә,

Минем өчен әнием.

Авыр чакта ярдәм кулын

Суза миңа әнием.

Юата да куандыра,

Әгәр еласам әнием.

Тәмле ашлар пешерә

Минем өчен кадерлем.

Рәхмәт сиңа, әнием,

Минем янда булганга.

Рәхмәт сиңа, әнием,

Минем өчен яшәгәнгә.

Хәйбуллина Энҗе


Әниемә

Әнием-иң газиз кеше безгә,

Ул-өебезнең кояшы.

Рәхмәт, әнием, сиңа барсы өчен-

Диеп тибә бала йөрәге.

Озак еллар бергә-бергә,

Исәнлек белән яшик.

"Үзебез өлкән булгач та,

Әнием"-дип эндәшик.

Әхмәдуллина Айгөл


Син минем-бердәнбер

Әнием, бәйрәм белән котлап,

Яздым әле сиңа бер шигырь.

Синең белән мин бәхетле,

Син бит минем-бердәнбер.

Ак кәгазьнең битләренә,

Яздым матур теләгем.

Озын гомер бирсен ходай,

Диеп тибә йөрәгем.

Мәрданов Әлфис


Мин бәхетле

Минем әни бу дөньяның

Иң чибәре, сылуы.

Нинди бәхет-һәр баланың ,

Үз әние булуы!

Борчыйсым килми әнине,

Елмаеп, көлеп йөрсен.

Иң матур әни икәнен

Бөтен дусларым күрсен!

Тимербаева Азалия


Әниемне яратам

Әнием мине, назлап,

Иртә саен уята.

Тәмле чәйләр эчертеп

Мәктәбемә озата.

Эштән кайтканда аны,

Инде мин каршы алам.

"Әнием"- диеп кочаклыйм,

Мин бит аны яратам!

Фахреев Фидан


Әни

Һәр баланыкы да кебек

Бик яхшы минем әни.

Мин дә тырышам әниемне,

Көн саен сөендерергә.

Галимов Ильяс

Елмаеп каршы алучы

Өйдәге барлык эштә-

Мин әнигә булышам.

Дәресләр хәзерләгәндә-

Әнием миңа булыша.

Мәктәптән кайтып керүгә,

Елмаеп каршы ала.

Алган билгеләремә,

Чын күңелдән куана.

Мөхәмәтшина Лилия

Комыргуҗа урта мәктәбенең 2нче сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев