Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Әтнәләр, Казан өчен тавыш бирик!

Яңа банкнотларга урнаштырыласы символлар бәйгесендә җиңүче шәһәр бүген игълан ителәчәк Бүген 19 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә җиңгән шәһәрләрне игълан итәчәкләр. «Народная банкнота» тапшыруында туры эфирда конкурс нәтиҗәсен смс-тавыш бирү хәл итәчәк. Казанның 200 яки 2000 сумлык банкнотларда ике...

Яңа банкнотларга урнаштырыласы символлар бәйгесендә җиңүче шәһәр бүген игълан ителәчәк

Бүген 19 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә җиңгән шәһәрләрне игълан итәчәкләр. «Народная банкнота» тапшыруында туры эфирда конкурс нәтиҗәсен смс-тавыш бирү хәл итәчәк.

Казанның 200 яки 2000 сумлык банкнотларда ике урынның берсен биләү мөмкинлеге бар, чөнки Татарстан башкаласы твоя-россия.рф. сайтында тавыш бирү буенча лидерлар рәтендә. Төп бурыч - алдынгы позицияне саклап калу һәм башка шәһәрләрдән күбрәк аерма белән тавыш җыю. Моның өчен элек башка ысул белән тавыш бирүчеләрнең дә катнашуы кирәк.

#200казань инициатива төркеме әгъзалары 19.00-20.00 сәгатьләрдә телевизорны яки «Народная банкнота» программасы онлайн-трансляциясен җибәрергә һәм тапшыруда тәкъдим ителгән ысул белән Казан өчен тавыш бирергә өнди. Һәр смс-хәбәр хәлиткеч роль уйнарга мөмкин.

Искәртеп үтик: Татарстан башкаласы яңа банкнотларда Казан Кремлен һәм Казан (Идел буе) федераль университетын сурәтләргә тәкъдим итте.

Города-символы новых купюр будут названы 7 октября в прямом эфире телеканала «Россия 1»

7 октября в 19.00 часов на телеканале «Россия 1» выйдет в эфир спецпроект «Народная банкнота», где назовут города, победившие в голосовании за символы для новых банкнот Банка России в 200 и 2000 рублей. В ходе прямого эфира будет организовано смс-голосование, которое решит исход конкурса.
У Казани есть исключительно хорошие шансы занять одно из двух мест на банкнотах 200 и 2000 рублей, так как она в числе главных лидеров финального этапа голосования на сайте твоя-россия.рф. Основная задача - удержать передовую позицию и увеличить отрыв от других городов. Для этого Казани потребуется участие каждого, в том числе и тех, кто уже проголосовал ранее другими способами.
Для успеха Казани 7 октября с 19.00 до 20.00 часов телезрителям надо проголосовать за Казань предложенным в передаче «Народная банкнота» способом. Любое смс-сообщение может стать решающим.
Напоминаем, столица Татарстана предложила изобразить на новых банкнотах Казанский Кремль и Казанский (Приволжский) федеральный университет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев