Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Казан Әтнә галимен олылый бүген

Якташыбыз, галим-педагог, журналист, язучы Илдар Мәлик улы Низамов үзенең 80 яшьлек юбилеен "Бөртектән-көшел" дип исемләнгән китабы белән каршы алды. Бүген 17 сәгатьтә Казан шәһәренең Мөштәри урамының 14 нче йортында урнашкан Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубында Татарстан китап нәшрияте, Татарстан Язучылар берлеге, КФУның татар журналистикасы кафедрасы тарафыннан парча, хатирәләрдән...

Якташыбыз, галим-педагог, журналист, язучы Илдар Мәлик улы Низамов үзенең 80 яшьлек юбилеен "Бөртектән-көшел" дип исемләнгән китабы белән каршы алды.

Бүген 17 сәгатьтә Казан шәһәренең Мөштәри урамының 14 нче йортында урнашкан Татарстан Язучылар берлегенең Г. Тукай исемендәге клубында Татарстан китап нәшрияте, Татарстан Язучылар берлеге, КФУның татар журналистикасы кафедрасы тарафыннан парча, хатирәләрдән тупланган яңа китапны тәкъдир итү кичәсе була.

Кояш - бихисап нурлардан, диңгез - тамчылардан, ындыр табагындагы көшел бөртекләрдән торган кебек, кеше күңеле дә бик нечкә-нәфис күзәнәкләрдән - гамь нурларыннан тукыла. Илдар Низамов бу китабында шул нурларны шагыйранә парчалар итеп тасвирлаган да, кыйсса көшеле итеп туплап, шулар ярдәмендә замандашының күңел дәрьясын, рухи дөньясын сурәтләргә омтылган.

Укырга рәхәт, кайтып-кайтып укыла торган бу китапны өстәл китабы итеп тотарлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев