Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хәрби комиссар Алмаз Борһанов Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады - фоторепортаж

Бүген, 2 май көнне, Арча- Әтнә хәрби комиссары Алмаз Әгъзәм улы Борһанов районыбызда яшәүче 6 сугыш ветеранын

Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Николаевич Погодин һәм Арча - Әтнә хәрби коомиссариаты исеменнән якынлашып килүче Бөек Җиңүнең  74 еллыгы белән котлады. 

Районыбызда бүгенге көндә 6 ветеран бар - Олы Әтнә авылында  яшәүче Рәис Вәли улы Вәлиев,  Иске Җогып авылыннан - Габделхәй Шәймәгъсүм улы Нурмөхәмәтов,  Түбән Шашы авылыннан Фәйзи Әхмәт улы Галиев, Олы Бәрәзәдән - Мөршидә Гариф кызы Бәдыйгова, Дусымнан- Зиннур Шиһап улы Шигапов, Күәмнән Рәхимҗан Габдуллаҗан улы Мозаффаров- аларның дүртесе Бөек Ватан сугышында катнашкан.

Рәис Вәли улы  1953 елда китеп Венгрия сугышында катнаша. Зиннур Шиһап улы 1951 елның апрелендә армиягә алынып, Корея сугышында катнашкан. Бу ике ветеран Бөек Ватан сугышы  ветераннары дәрәҗәсенә тигезләштерелгән.

Бүләк итеп бүгенге солдатлар йөрткән паек тапшырылды аларга. "Без бу паекны күп күрдек, кулга алгач та шул еллар искә төште, рәхмәт безне зурлап искә алуыгызга. Мин сугышка 18 яшемдә китеп, 20 яшемдә, туган көнемдә кайттым", - дип, хатирәләре белән уртаклашты Мөршидә апа.

Һәр ветеранның хатирәсе бар, аларның теләге бер- "Сугышлар булмасын, без күргәнне күрергә язмасын"- диләр. Кабул булсын. Имин елларда яшәргә язсын.

Арча белән Әтнә - ике районга бергә 28 501 кеше сугышка китә, аларның 14 000 нән артыгы үлеп кала. Әтнә районы сугышка 3028 ир-егетен озата.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев