Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Хөрмәтле райондашлар!

Кадерле газета укучыларыбыз!

Газетабызны үз иткән, яраткан абунәчеләребез! Хәбәрчеләребез, матбугат ветераннары!

Социаль челтәрләр аша безнең һәр яңалыкны үз йөрәге аша уздыручы, һәр үзгәрешне шатланып яки борчылып каршы алучы дусларыбыз!

Сезне чын күңелдән Яңа 2022 ел белән котлыйбыз! Бәйрәм рухы, бәйрәм куанычы белән сугарылган Әтнә күге һәрберебезгә саулык-сәламәтлек, тазалыктынычлык, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар алып килсен.

Көнчыгыш календаре буенча Су Юлбарысыныкы саналган бу елда теләгән теләкләребез, изге фикерләребез, алга куйган уй-гамәлләребез тормышка ашса иде.

Яңа елда да бергә калырбыз. Бергә булырбыз, күңеллесен дә, күңелсезен дә бергә кичәрбез дигән өметтә калабыз.

Рәхмәт алдагы елда да безнең белән калганыгыз өчен.

Изге теләкләр белән Сезнең “Әтнә таңы” газетасы коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев