Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Киләсе атнада Татарстанда эссе көннәр башлана

РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, алдагы көннәрдә төбәктә яңгыр явуы көтелә.

Киләсе атна уртасында Казанга кабат эссе көннәр әйләнеп кайтачак. Пәнҗешәмбе көндез 26 градуска кадәр җылыта.КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Арктикадан салкын атмосфера фронты килүгә бәйле рәвештә республикада бераз суытып җибәрде. Әмма хәзер җәйнең кызу вакыты, 21 июньдә җәйге кояш торгынлыгы күзәтеләчәк. Киләсе атнада республикага кабат эссе көннәр әйләнеп кайта. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, пәнҗешәмбе, 20 июньдә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +26 градуска кадәр күтәреләчәк», - диде ул.

РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 17 июньдә көндез +22, 17сеннән 18 июньгә каршы төндә +8 градус җылы булачак. 18 июньдә көндезге сәгатьләрдә термометрның терекөмеш баганасы +22 градуска кадәр күтәреләчәк. 18еннән 19 июньгә каршы төндә +13, 19ыннан 20 июньгә каршы төндә +15 градуска кадәр җылыта. 15еннән 20 июньгә кадәр көн саен яңгыр көтелә.

«Төнге һәм көндезге температуралар күтәрелә башлый, җәй дәвам итә. Июньдә уртача тәүлеклек температураның күпьеллык климатик нормасы 18-19 градус тәшкил итә. Бүген-иртәгә температура нормадан түбәнрәк булачак. Әмма дүшәмбе-сишәмбедән ул арта башлаячак һәм нормадан югары күтәреләчәк», - диде Юрий Переведенцев.

РФ Гидрометеоүзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, июнь аенда төнлә уртача температура +12,3, көндезге сәгатьләрдә +22,7 градус тәшкил итә.

Гөлнар Мөхәмәдҗаноыва фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев