Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күлле Киме мәктәбендә “Сибгат чишмәсе” узды

Районның башкарма комитеты, мәгариф, мәдәният бүлекләре, “Әтнә “Туган як музее” уздырган районкүләм мәдәни чараның финал өлеше узды.

Моңа кадәр Күшәр, Күәм, Яңа Әтнә мәдәният йортларында башлангыч этаплары  үтте. Шулардан сайлап алган номерлар финалда бүләкләнде. Аерым номерларны башкаручылар да булды.

Бәйгене “Әтнә туган якны өйрәнү” музее җитәкчесе Әлфинә Мөхәммәтҗанова алып барды, ә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург, прозаик, Татарстан Язучылар берлегенең күптөрле премияләре лауреаты Данил Салихов, Күәмдә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез Гөлүсә Батталова, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Алинә Сидеева составындагы жюри бәяләде.

“Сибгат чишмәсе”ндә 100гә якын шигырь сөюче катнашты. Ә инде финалның шагыйрьнең туган авылы Күлле Кимедә, мәктәпнең яңартылган Сибгат Хәким музеенда узуы чараның дәрәҗәсен тагын да арттырды. Бәйгене оештыручыларга – районның башкарма комитетына, мәдәният, мәгариф бүлекләренә һәм “Әтнә туган якны өйрәнү” музеена рәхмәт. Искиткеч күңелле чара. Өстәвенә, концерт номерлары белән үрелеп барды. Шигырь сөйләгәнне тыңлау үзе үк колакка рәхәт, җыр да ишетү күңелне тагын да күтәрде. Татарстанның атказанган артисты, “Алтын Барс” премиясе лауреаты Алсу Хәбибуллина чыгышы ямь өстенә ямь булды. Үзебезнең Әтнә үзешчәннәре чыгышы да алкышлардан өзелмәде. Ә соңыннан Данил Салиховның җыр башкаруын ишетеп шаккаттык. Мөгаен, аңа параллель рәвештә җырларга да кирәк булгандыр. Аның осталыгын инстаграмм битендә тыңлап бәяли аласыз

Әйтүләренчә, биредә иң лаеклыларны сайлап алганнар. Әмма бу юлы финалга узмаучыларга күңел төшерерлек берни дә юк. “Биючегә сүз әйтмәгез, бии бии шомара”, диләр. Алдагы елларда аларның тәҗрибә туплап, тагын да остарак чыгыш ясаячагы бәхәссез.

Музей җитәкчесе Гөлсинә Хәкимуллина сүзләре белән әйтсәк, “Сибгат Хәким Күлле Кимене бик нык яраткан. Кунакка кайткан саен таныш сукмаклардан урап, таныш-белешләрен, кордашларын, дусларын барлап чыга торган булган”.

Кабат бәйгегә әйләнеп кайтсак, биредә: “Озын гомерле булсын иде ул, киләчәктә дә уздырыйк бу бәйгене”, – дигән фикер яңгырады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев