Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Комыргуҗа авылыннан бер егет армия сафларына китә

Бу көннәрдә Әтнә районы Комыргуҗа авылында яшәүче Фәния һәм Әлфәт Асадуллиннарның куанычлы да, бераз гына моңсу да көннәре.

Асадуллинар гаиләсе иртәгә төпчек уллары Айзатны Армия сафларына озатачаклар. Айзат, "Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы"н яңа гына тәмамлап, әле кулына диплом алыргада өлгермәде, ләкин инде үз теләге белән хезмәт итәргә җыена.

Иртәгә Арча шәһәре военкоматында язгы чакырылышның соңгы җибәрелүе. Әтнәдән 1 егет, Арчадан 6 егет 5 тулып 45 минутта Казан военкоматына юл тотачак.

Бүген ТР хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары начальнигы Алмаз Борһанов военкоматта армиягә китәсе егетләрне һәм аларның ата-аналарын җыеп җыелыш үткәрде. Әти-әниләрне борчыган сорауларга җаваплар бирде. Егетләргә һәм әти-әниләренә элемтә дә торыр өчен сим карталар өләштеләр.

Очрашуга Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ринат Мансур улыда килгән иде. Ул үзенең армия сафларында кайда һәм ничек хезмәт иткәне турында сөйләп үтте, изге теләкләрен җиткерде.

Соңыннан Арча хәзрәте үз теләкләрен җиткереп намаз укыды.

Чарадан видеоны сылтама буенча кереп карый аласыз.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев