Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коронавируска вакцина ясаттыгызмы?

Алган мәгълүматларга караганда, 10 райондашыбыз коронавируска каршы вакцина ясатты. Бу хакта район хастаханәсенең баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова хәбәр итте.


Вакцина, башлыча, 18 яшь­тән өлкәнрәкләргә ясала. Беренче чиратта куркыныч янау­чы төркемгә керүчеләргә – 60 яшьтән өлкәнрәкләргә, хроник авырулары булучыларга, шулай ук медицина хезмәткәрләренә, мәгариф һәм коммуналь хез­мәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә ясалачак.
Вакцина эшләтү ике этапта уза, ягъни, ике тапкыр ясала. Беренче тапкыр ясагач өч атнадан соң, кабат ясатырга кирәк. Моннан соң ике-өч атна үткәч, коронавируска каршы вакцина тулысынча формалаша.
“Вакцина ясатучылар үзләре үк тирә-яктагыларга куркыныч тудырмыйлармы, коронавирусны алардан ияртү куркынычы юкмы?” – әнә шундый сорау белән борчылучылар да бар. Бер караганда, мондый борчылу нигезсез дә түгел кебек. Баш табиб урынбасары җавабы тынычландырды: “Әлеге вакцина “тере организм” түгел, шуңа күрә тирә-якка таралмый”, – диде ул.
“Вакцина ясалган ун кешенең бишесе – медицина хезмәткәрләре”, – дип тә өстәде. Шөкер, әлегә аларнын барысы да үзләрен яхшы хис итә икән. Бу хакта үзләреннән дә сораштык. Әйтүләренчә, гриппка кар­шы вакцина ясатудан әллә ни аерылмый. Дөрес, вакцина ясаткан көнне берничәсенең тән температурасы 37 градуска кадәр күтәрелгән үзе. Ә хәзер барысы да үзен яхшы хис итә.
Кыскасы, әлегә күзәтүләрдән чыгып шундый нәтиҗә ясарга була: куркыныч вирустан бары тик вакцина гына иң яхшы сак­лану чарасы булып тора. Аннан куркырга кирәкми.
Бер ампула биш кешегә исәпләнгән. Шунысын да онытмагыз, гриппка каршы прививка ясату әлеге вакцинага комачаулык итми. Гриппка каршы прививка ясалганнан соң бер ай үткән икән, курыкмыйча монысына да вакцина ясата аласыз.
Вакцина ясату түбәндәге очракларда рөхсәт ителми: – вакцинаның берәр компонентына артык сизгер булу; аллергия; кискен инфекция яки инфекцияле булмаган авыру белән чирләү; хроник авыруларның көчәюе; авырлы булу яки күкрәк баласы булу;  18 яшькә кадәр булу.
«Вакцина ясатканнан соң, беренче-икенче тәүлекләрдә кыска вакыт эчендә гриппка охшаш синдром барлыкка килергә мөмкин. Температура бераз күтәрелеп китсә, калтырату, баш авыртуы булса – бу да вакцинаның тәэсире .
Сирәгрәк очракта косасы килүне, аппетитның кимүен, лимф төеннәренең зураюын да күзәтергә була.
Вакцина ясалганнан соң өч көн аның урынын юешләтергә ярамый.
Мунча, сауна кебек урын­нарда булудан, алкоголь кулланудан, авыр физик көчәнешләрдән тыелып то­ру зарур. Вакцина ясалган урын кызарса, шешеп китсә  яки урыны авыртып торса – ал­лергиядән, температура кү­тәрелгәндә исә – ялкынсынуга каршы дарулар эчәргә мөмкин», – ди баш табиб урынбасары.

Белешмә
Вакцина ясату буенча яшәү урыны участок табибына яисә фельдшерларга мөрәҗәгать итә аласыз. Шул ук вакытта район үзәк хастаханәсенең регистратура бүлегенә,  2-21-02 яки 2-21-03 телефоннары аша да шалтыратып, белешмә алырга мөмкин. Эш сәгатьләре:
Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 8.00 дән 14.30га кадәр;
Җомга 8.00 – 14.00;
Шимбә 8.00 – 12.00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев