Әтнә таңы

Коронавирустан 16 кеше вафат булган

Татарстанда коронавирустан үлүнең 16 нчы очрагы теркәлгән/

1957 елда туган Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ир-ат 22 июньдә хастаханәдән тыш ике яклы пневмониянең авыр формасы белән Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенә озатыла. Хроник авырулар һәм йөрәк-кан тамырлары өзлегүләренең югары куркынычы булган.

Реклама

Үлем 25 июньдә яңа коронавирус йогышы фонында үпкә артериясенең тромбоэмболиясе нәтиҗәсендә килеп чыккан. Үлемнең сәбәбе экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнарга һәм якыннарына кайгыларын уртаклашабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: