Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коронавирустан саклану өчен табиб киңәшләре

Район үзәк больницасы хезмәткәрләре оешмаларда йөреп саклану чараларын сөйләделәр, киңәшләр язылган белешмәлек тараттылар. Баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова район халкын бик сак булырга, балаларны алып шәһәрләргә бармаска куша. Кеше күпләп җыйналган урыннарга балаларны алып бару түгел, үзегез дә бармагыз, ди.

Исегездә калдырыгыз: авырып китә калган очракта табиб киңәшеннән башка, үзлегегездән дәваланмагыз. Иң элек табибка күренергә кирәк!

     Урамга чыксагыз, битегезгә, күзләрегезгә  кулларыгыз белән кагылырга ярамый. Бу очракта куллар инфекция чыганагы булып тора. Сез ул кулларыгыз белән ничә ишек тоткасын тотасыз. Ул тоткаларны авыру кешеләр дә тотканын онытмагыз. Төчкерсәгез, йөткерсәгез, үзегез дә уч төбе белән авыгызны капламагыз. Шул ук кулыгыз белән онытылып битегезгә, күзләрегезгә, борыныгыз кагылырга мөмкинсез. Кульяулык булмаса, авызыгызны беләгегез белән каплау кирәк. 

Өегезгә кайткач,  кулларыгызны сабын белән кат-кат юыгыз, антибактериаль сабын, кер сабыны ышанычлырак. Өегездә су бетә калса, юу мөмкинлеге булмаса, антисептиклар яки спиртлы дезинфекция салфеткаларын кулланырга мөмкин. 

Югарыда санап үтелгәннәрдән тыш, исәнләшкәндә  кул биреп күрешү, үбешү һәм кочаклашудан тыелып торырга кирәк.

Шулай ук табиблар  борын эчен физраствор белән сөртеп алырга кушалар, бу бактерияләр һәм вируслар санын киметүне тәэмин итәчәк, диләр.  

Өйдә бүлмәләрегезне җилләтергә, хлор катнашмасы белән идәннәрегезне юарга да онытмагыз.

Иң мөһиме иммун системасын ныгыту шарт. Монысы өчен күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш ашагыз. Бал белән лимонлап чәй эчегез.  Авырмаска тырышыйк!

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев