Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күрше районнарда коронавирус теркәлде. Әтнәдә 17 кеше - күзәтү астында

Әтнәдә, Аллаһка шөкер, коронавирус юк. Тик тынычланырга иртәрәк. Соңгы тәүлектә Татарстанда 75 авыру очрагы теркәлде. Россиядә бу сан -5 236. 513 кеше үлгән.

Әтнәләр, сакланыйк, күрше районнарда коронавирусның яңа очраклары теркәлде. 

- Әтнәдә бүгенге көндә 17 кеше табиблар күзәтүе астында. РФ субьектларыннан кайткан кешеләр өстәлде,- дип ачыклык кертте район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова.

Саклануны дәвам итәбез. Маска, перчатка, дистанция саклап йөрү хакында онытмыйбыз. Урамга чыккач куллар белән биткә, күз-борыннарга кагылмыйбыз. 

Татарстанда узган тәүлектә 75 кеше коронавирус йоктырган. 8 очрак читтән кергән. 67 се - авырулар белән контактта булучылар. Бу - абсолют антирекорд. Татарстанда авыручылар саны 355 кә җитте. Табиблар күзәтүендә 319 кеше бар тагын.

Казан -35
Яр Чаллы-4,
Әгерҗе районы -1,
Аксубай районы- 2
Арча районы -1
Баулы районы-1
Буа районы -1,
 Биектау районы -1,
Чхпрәле районы-1,
Лаеш районы-11,
Түбән Кам а районы- 7,
Питрәч районы-6,
 Сарман районы-3
Тәтеш районы-1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев