"Ленин"да роботлар эшли башлый
“Авыл хуҗалыгындагы эшчәнлекне бизнес белән чагыштырырга була, яшәешебез – продукцияне арзанга җитештереп, кыйммәткә сатуга нигезләнгән”, – диде “Ленин исемендәге нәсел заводы җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы” җитәкчесе Илгиз Хәйруллин.
Шушы күзлектән чыгып, “Ленин”ның 2019 елгы эшчәнлеген анализлап карыйк.
Түбән Бәрәскәнең мәдәният йортында отчет-сайлау җыелышы узды. Аның эшендә район башлыгы Габделәхәт Хәкимов та катнашты һәм чыгыш ясады. “Ленин” җитәкчесе чыгышы игътибарга лаек. Аның отчетындагы кайбер саннарга күз салыйк.
- Ел әйләнәсендә 423 миллион 550 мең сумлык продукция җитештердек. Шуның 290 миллион 057 мең сумы сөттән, 57 миллион 414 мең сумы ит сатудан керде, – дип горрурланып сөйләде ул.
Ә чиста табыш – 119 миллион сумнан артык булган. Ә нәтиҗәсе – колхозчы кесәсендә чагыла. Узган елны бер колхозчының уртача хезмәт хакы 29554 сум тәшкил иткән. Ә җәмгысы, барлык хезмәт хакына, 90 миллион 550 мең сум акча тотканнар биредә. Менә шушы саннарны истә калдырып, Татарстанның уртача гына түгел, хәтта алдынгылар сафындагы берәр хуҗалыгыныкы белән чагыштырып карыйк. Бәхәссез, бу чагыштыру “Ленин” файдасына булыр. Менә биредә район башлыгы сүзләрен китерү урынлы булыр. Районыбызның республикада тоткан урыны турында сөйләп узды ул.
- Һәр тармакта да районыбыз алдынгылар сафында. Хәзер иген җитештерүне “зерноединица” буенча исәплиләр. Һәм биредә без, Зәй районыннан кала, II урында. Ә терлекчелек буенча, фактта без алда. Бер сыердан еллык савым 9956 – якынча итеп алсак 10000 килограмм булды. Ә 10000 килограмм – ул Европа дәрәҗәсе, – дип билгеләде Габделәхәт Хәкимов.
Ә “Ленин” Әтнә районын әйдәп баручыларның берсе. Шуннан чыгып күмәк хуҗалыкның Татарстандагы урынын да күзаллагансыздыр. Илгиз Хәйруллин отчетындагы игенчелек белән бәйле саннарга карыйк.
- Язы да, елы да үзенчәлекле килүгә карамастан, һәр гектардан 42,7 центнер уңыш җыеп алдык. Ә ашлык сатудан хуҗалык кассасына 57 миллион 546 мең сум акча керде, диде ул.
Биредә соңгы 15 елда уңышның уртача районныкыннан гел югарырак булуын ассызыкларга кирәк. Шул ук вакытта, җитәкче билгеләгәнчә, игенчелекнең төп бурычларының берсе – сыйфатлы һәм мул итеп терлек азыгы хәзерләү. Бу яктан да биредә ниндидер хилафлык таба алмассың: узган елны бер шартлы терлеккә 42,3 центнер азык берәмлеге әзерләгәннәр. Шушы уңайдан, “Ленин”да кукурузны җиңсәгә тутырып саклауны һәм “Корнаж” системасын куллануны, сенажны яхшы сыйфатлы үләннән, тиешле дымлылыкта итеп, тиешенчә дәрәҗәдәваклып, таптап салуларын тагын бер кат билгеләү артык булмас. Чөнки бу эшләр баш зоотехник, баш агроном гына түгел, җитәкченең дә катгый контроле астында уза. Шушында ук, терлек азыгы әзерләүче миксерларга ДТМ программасы куелуын да өстәргә кирәк – монысы рационны тиешенчә итү, көләү өчен бик мөһим.
Кимчелекләрен дә яшермичә санап уздылар. Бер уйлаганда, артык зур кимчелеккә дә санап булмый аларны. Әмма алынып бетмәгән сумнар, җитәкче фикеренчә, әнә шуларда чагылыш таба. Әйтик, бозау алу алдагы елгыдан 146 башка артып, 1485кә җиткән. Тик аның фикеренчә, 1800 башка җиткерергә була һәм шуңа омтылырга кирәк. Моннан тыш, “Сыерны, иң күп сөтле чагында бракка җибәрү дә куркыта”, – дип билгеләде ул. Шул ук вакытта аларның шактые түбән көрлектә килеш иткә озатылуга ачынды.
Шулай да, шөкер дип куанырга кирәк, күмәк хуҗалыкның керем өлеше зур сумма тәшкил итә. Ә ул суммаларны ничек итеп отышлы итәргә икәнен яхшы беләләр “Ленин”да. Роботлаштырылган савым комплексы төзи башладылар монда. Бер корпустан торган беренче чиратын март аенда ук ачарга ниятлиләр. Биредә I, II периодтагы сөт ташлаган һәм бозаулату сыерлары урын ала. Ә икенче этапта 8 роботлы тагын бер корпус һәм савым залы төзелә. Менә шуннан соң түәлеклек тулай савымны 50 тоннага, район башлыгы әйтмешли, хәтта 60 тонн ага җиткерү мөмкинлеге туачак. Шунысын билгеләргә кирәк, биредә төзелеш өчен бер тиен дә кредит алмаганнар, барысын да үз исәпләренә булдырганнар.
Җыелышта баш инженер Таһир Садриев, баш зоотехник Раил Шәвәлиев, баш агроном Әнәс Хәйруллин чыгышлары да тыңланды. Моннан тыш, Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова һәм участок инспекторы Ридаил Сәмигуллин да үз эшчәнлекләре турында сөйләделәр.
Соңыннан тагын бер күңелле мизгел шаһиты булдык. Аида Фатыйхова район башлыгына халык үтенече белән мөрәҗәгать итте. Авылга балалар бакчасы һәм Олы Бәрәзәне “Чиста су” программасына кертүне сорады. “Балалар бакчасын 2021 елда булдырырга тырышырбыз, ә “Чиста су” буенча уйларбыз, фикерләшербез”, – дип вәгъдә итте Габделәхәт Хәкимов. Отчет-сайлау җыелышы әнә шундый күтәренке рухта тәмамланды. Хәерлегә булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев