Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Матур гаилә – ил күрке

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова Татарстанның күп балалы гаиләләрен тантаналы кабул итте.

Традиция буенча быел да Казан Кремле стеналарында Татарстан президенты һәм аның тормыш иптәше исеменнән республикада яшәүче күркәм гаиләләрне хөрмәтләү уңаеннан оештырылган тантаналы очрашу узды. Әлеге тантанага туган республикабызның үсешенә, алга китешенә үзеннән зур өлеш керткән, җәмгыятькә лаек балалар үстергән гаиләләр чакырыла.
Безнең районнан тантанада Энҗе һәм Алмаз Сибагатуллиннар гаиләсе катнашачак. Бу гаиләнең пар канат булып яши башлавына август аенда нәкъ егерме ел булган. Энҗе ханым – Комыргуҗа авылы кызы. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогия университетының филология факультетында рус теле укытучысына укырга кергән. 

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев