“Мәңгәр”дә бар да тырыш
Татарстанда бер баш сыердан уртача 13,8 килограмм сөт савалар. Әтнә районы күрсәткече 21 килограммга якын.
Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - бер баш сыердан сауган, дүртенче - зачет исәбеннән саткан барлык сөт, өченче, бишенче - алдагы елның шул ук көнендәгедән артык яки ким (килограммнарда)
Мәңгәр 28,78 +4,02 15829 +1508
Шахтер 26,58 +6,97 18169 +2474
Ташчишмә 23,49 +2,77 9946 +1720
Күшәр 22,50 +1,25 9200 +400
Ленин 21,06 -0,66 21654 -302
Таң 20,00 +1,89 19574 +1182
Дусым 19,39 -0,03 11590 -23
Тукай 19,09 +1,63 18869 +1039
Күңгәр 18,00 +1,70 6020 +167
Уңыш 12,43 -1,37 6790 -1816
Саттаров 17,00
Галимҗ.КФХ 15,00
Район буенча 20,94 +1,74 137 +6349
- Бүгенге көндә алдынгы савымчылар - Фатыйма Хөсәенова һәм Гөлфания Гарипова. Апрель ае күрсәткечләре бик яхшы булды. Икесе бергә 93 баш сыер тәрбиялиләр, - дип таныштырды "Мәңгәр"нең ферма мөдире Илфир Муллахмәтов.
Узган айда бу савымчылар бер баш сыердан уртача 482 килограмм сөт савып алганнар. Зачет исәбеннән ул 549 килограммга җиткән.
- "Мәңгәр"нең төрле вакытын күрдем. Яңа Җөлби авылыннан килен булып төшкәч, 4 көн дә узмады. Ул вакыттагы "Чулпан" хуҗалыгы җитәкчесе өебезгә килеп, фермага алып китте, - дип көлә биредә инде 28нче елын эшләүче Гөлфания Гарипова.
- Минем дә монда эшләвемә 25 ел булды. 21 ел икәү бергә эшлибез. Бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп хезмәт итәбез, - дип, Фатыйма Хөсәенова да аның сүзләрен куәтли.
Башлангыч чорда кыен булуын искә алдылар да, бүгенгене мактарга тотындылар. Хезмәт хакының югары булуын, аны айныкын-айга алып баруларын сөйләделәр. Өйдәгегә дә вакыт табалар: әйтик, соңгысының ишегалдындагы матурлыкка сокландык. Ясалма аккош та, үрдәк тә бар, бихисап күп чәчәкләр үсә, ташлар өеп ванна урнаштырган - ә анда балыклар йөзә.
"Өйдәге эшкә савымчының вакыты калмыйдыр дигән идем?" - дип гаҗәпләндем.
- Ял итеп тә алабыз. Өстәмә савымчылар бар. Гомумән безнең коллективыбыз да, эшне һәм ялны тиешенчә оештырган ферма мөдиребез дә тырышлар, - диделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев