Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мин ничек полиция хезмәткәре булдым - "Әтнә таңы"

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан старт алган " Журналист һөнәрен алыштыра" акциясе республикада киң колач алды.

Әлеге акция кысаларында республика масса күләм матбугат чаралары вәкилләре полиция хезмәтенең бар авырлыгын үз җилкәләрендә тату мөмкинлегенә ия булалар. Бер көнлек полиция хезмәткәрләре - журналистлар әлеге хезмәтнең үз эчендә "кайнап", аның турында газета битләрендә укучыларга да сөйләргә тиеш.

Әлеге акциягә без - "Әтнә таңы" хезмәткәрләре дә бик теләп кушылдык. Һәм менә мин, редакциянең фотокорреспонденты, инде полиция бүлегендә. Ул арада полиция хезмәткәре формасын да кидереп куйдылар. Аны минем беренче генә тапкыр киюем түгел. Кайчандыр армиядә махсус гаскәрләрдә хезмәт иткәндә, мондый форма киеп, Казан урамнарына җәмәгать тәртибен сакларга чыккан вакытлар искә төшеп китте.

Биредә иң беренче эш итеп инструктаж узарга туры килде. Әлеге эшне участок инспекторы Альмир Хөсәенов белән Эчке эшләр бүлегенең җитәкче урынбасары, полиция майоры Ринат Котдусов уздырды. Участок вәкиле эшенең ни дәрәҗәдә катлаулы булуы, кайсы очракта нәрсә эшләргә кирәклеге турында аңлатып киттеләр. Мин һөнәремне алыштырган көн сишәмбегә туры килде. Ә бу участок пунктында гражданнарны кабул итү көне. Тик күпме генә көтеп карасак та, бу көнне участок вәкилләренә сорау мазар белән мөрәҗәгать итүче булмады.

Эчке Эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рифат Нурмехәмәтов һәм Альмир Хөсәенов белән бергәләп юлларда тәртипне күзәтергә юнәләбез. Әтнә юллары шәһәр юлларыннан әлләни аерылмый. Тыз - быз ике якка машиналар чабыша, кемнәрдер Казан ягына китә, кемнәрдер авылга кайта. Күшәр - РТС чатында да шундый ук хәл. Рифат абыйның күзе үткер, шикле тоелган машиналарны таягын күтәреп туктатырга да өлгерә. Документларың тәртиптә икән - рәхим итеп юлыңны дәвам ит. Инде юл кагыйдәләрен бозгансың икән-җавап бирергә туры киләчәк.

Пычраклар беткәнгә инде хәйран, әмма шуңа да карамастан, номерлары укылмый торган машинада йөрүчеләр бар икән әле. Шундый машина йөртүчегә шунда ук протокол төзедек. 500 сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Ә инде штрафын алдан түләсә, ярты бәягә генә төшәчәк.

Тагын бер машина йөртүче җилләп каршыга чыкты. Гаярь егет руль артында куркынычсызлык каешларын эләктермичә утырган. Монысы инде бер мең сум күләмендә административ җәзага тартылды.

Һәр эшнең үз рәте дигәндәй, полиция хезмәткәре булып эшләүнең дә үз үзенчәлекләре бар. Төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин - спиртлы эчемлекләр кулланып закон бозучылар да, алдан ук ниятләп мондый эшкә баручылар да бар. Һәркайсы белән аралашасы, ситуациянең бөтен нечкәлекләрен аңлап, үз вәкаләтләреңнән чыгып, тиешле нәтиҗә ясыйсы. Бу бик җаваплы хезмәт. Полиция хезмәткәре киемен киеп куеп кына чын полиция хезмәткәре булып булмый. Моның өчен тиешле белем дә, әзерлек тә кирәк. Кешеләр синнән курыкмасын, аралашуга теләп барсын өчен психология кебек фәннәрне белү дә комачау итми. Иң мөһиме - халык каршында полиция хезмәткәренең дәрәҗәсен төшермәү, киресенчә, бу һөнәрнең абруен күтәрүгә кулдан килгәнчә үзеннән өлеш кертү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев