Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Миңнеханов Дмитрий Медведевнең илкүләм проектлар буенча киңәшмәсендә катнашты

Россия Премьер-министры төбәкләрдә җәйге чорда эш темпларын арттырырга чакырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча Россия Президенты каршындагы Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советы утырышында катнашты. Аны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев алып барды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ил Хөкүмәте башлыгы 12 илкүләм проектны һәм инфраструктураны модернизацияләүнең комплекслы планын гамәлгә ашыруга шактый акча бүлеп бирелүен искәртте (әйтик, 2019 елга – 1,7 трлн сумнан артык).

Заседание президиума Совета при Президенте Российской Федерации 
по стратегическому развитию и национальным проектам 
в режиме видеоконференцсвязи. 
Проводит Председатель Правительства Российской Федерации 
Дмитрий Анатольевич Медведев, 
принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Медведев билгеләгәнчә, июнь ахырына «тулаем ил буенча касса үтәлеше өчтән бер өлешкә якынлашты». Ул төбәкләрнең шактый актив эшчәнлегенә игътибар итте.

Шуның белән бергә ул Федерация субъектларын җәйге чорда эш темпларын арттырырга чакырды. « <...> төзелеш сезонының иң кызу чоры бара, һәм нәтиҗәле эш өчен барлык инструментлар да бар. Тизрәк хәрәкәт итәргә кирәк», - диде Премьер.

Моннан тыш, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе эшне тизләтүгә электрон бюджет системасы да ярдәм итә, ул, ким дигәндә, төрле инстанцияләрдәге запросларны кабатламаска мөмкинлек бирә, диде. Ул ведомстволарга аңа тизрәк кушылырга һәм аны активрак кулланырга киңәш итте.

Заседание президиума Совета при Президенте Российской Федерации 
по стратегическому развитию и национальным проектам 
в режиме видеоконференцсвязи. 
Проводит Председатель Правительства Российской Федерации 
Дмитрий Анатольевич Медведев, 
принимает участие Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов.

Моннан тыш, Дмитрий Медведев документация белән бәйле кайбер проблемалар барлыгын таныды: «Илкүләм проектлар паспортларының параметрлары төбәкләргә җиткерелә. Анда кайбер техник кыенлыклар бар. Аларны якын арада җиңәргә кирәк». Ул якын арада электрон бюджет системасының функциональ мөмкинлекләрен киңәйтү һәм мониторинг системасын эшләтеп җибәрү мөмкинлеге булачагына ышаныч белдерде.
 

 

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189138/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев